18 май көнне Агачлар утырту көне уңаеннан, Кадышево бистәсендә агачлар утырттылар. Әлеге чарада республиканың дәүләт учреждениеләре, министрлыклар хезмәткәрләре, ММЧ җитәкчеләре, журналистлар һәм студентлар катнашты.
Акцияне - Россия урман хуҗалыгы оештырды. Татарстанда чараны оештыручылар - ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Россиянең "ЭКА" Яшел хәрәкәте.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Илдус Мәгыйзов сөйләвенчә, әлеге участокның агачлар утырту өчен сайлану юкка гына түгеллеген ассызыклады. 2008 нче елда биредә көчле давыл булган һәм нәтиҗәдә, агачлар ауган, зур зыян килгән. Шул сәбәпле буш мәйданны агачлар белән баетырга кирәк. Утырту өчен нарат үсентеләре сайланган, чөнки монда аның үсеше өчен, уңайлы шартлар бар, ә нәкъ менә - комлы туфрак. Белгечләр фикеренчә, Татарстанда наратлар тиешле күләмдә түгел, һәм бүгенге чара аларның санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Шунысын да әйтергә кирәк, чараны оештыручылар - катнашучыларга яшел бейсболкалар, "День посадки леса в Республике Татарстан" язулы жилетлар һәм ТР урман питомникларында үстерелгән үсентеләр тараттылар.
Катнашучыларның яхшы эшләве нәтиҗәсендә, агачлар тиз арда утыртылды. Соңыннан катнашучыларны өчпочмаклар белән сыйладылар.