Татарстан игенчеләре бүгенге көнгә 2 миллион тоннадан артык уңыш җыйдылар

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Бүгенге  көнгә Татарстанда   1,3 миллион артык  мәйданда  уңыш  җыелды. Бу  - барлык  мәйданның   83%ы.  Бер  гектардан  уртача  15,7 центнер  уңыш   чыга. 

Уңдырышлылык  буенча лидерлер өчлегендә түбәндәге  районнар: 

Тукай районы  –  22,7 ц/га;

Тәтеш  районы  –  22,2 ц/га;

Чистай  районы  – 20 ц/га.

Уракны  беренчеләрдән булып  Зәй муниципаль районы  төгәлләде.  Чистай,   Нурлат һәм Мөслим  районнары финишка якынлашалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International