Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елгы кыр эшләрен кредитлау һәм әйләнештәге ресурсларны җәлеп итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов алып барды.
Чарада «Россельхозбанк» АҖ җитәкчесе Ләлә Кудермәтова, «Россельхозбанк» АҖенең микробизнес бүлегенең клиентлар белән эшләү бүлекчәсе менеджеры Ленар Хәбибуллин, ВТБ ГАҖ (ПАО) бүлекчәсе идарәчесенең урынбасары Дмитрий Волостнов, “АК БАРС” ГАҖенең партнерлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Сендюков һәм «Сбербанк» ГАҖ вәкилләре Екатерина Загвоздкина һәм Люция Садртдинова, шулай ук районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты. Алар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен кредитлау буенча тәкъдимнәр турында сөйләделәр. Банкларның коммерциячел тәкъдимнәре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «АПКны финанслау» бүлегендә, «Ташламалы кредитлау» бүлекчәсендә урнаштырылган.