«ТРның Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ кооператив идарәчеләре өчен курслар оештырды

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

«ТРның Авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү буенча компетенцияләр  үзәге» ДБУ Казан кооператив институты базасында кооператив  идарәчеләре  өчен укулар башлап җибәрде.     

Башка  курслардан  аермалы  буларак,  бу  курс  -  кадарлар  әзерләүнең  яңа  форматы,  ул  укырга  килүчеләрнең  йомгаклау   аттестациясендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  катнашуын  күздә тота.  

Курсны уңышлы тәмамлап, аттестация узучылар кооперация өчен  "Аккредитацияләнгән башкарма директорлар"ның махсус реестрына  кертеләләр.   

Беренче ике модульгә кертү гамәлдәге  кооперативларның  юлламасы  буенча  катгый  нигездә  конкурс  буенча  башкарыла. Авыл эшкуарлыгы белән шөгыльләнүче  биш  кешедән  торган  төркем  белән  укырга  җибәрелүчеләр  генә  искәрмә  булачак.  Моның  өчен  ике  төркем  оештырылачак.  Беренче  төркемгә  кандидатлар  тупланды  инде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International