Балтач муниципаль районында алдагы елның язгы кыр эшләрен финанслау мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Балтач  муниципаль районында  “2-19 елгы   язгы  кыр  эшләрен   финанслау,  ташламалы  кредитлау”  темасына  киңәшмә  узды.    

 Киңәшмәдә  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   белгечләре,  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  җитәкчеләре,   баш  хисапчылар һәм  икътисадчылар,  шулай  ук  «Ак барс»  банкы    ГАҖ   «Россельхозбанк» АҖ,   «Россия  Саклык  банкы» ГАҖ  (“Сбербанк России” ПАО) вәкилләре  катнашты. 

Киңәшмә  барышында салым  законнарына   бердәм  авыл  хуҗалыгы  салымын  түләүче  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә  кагылышлы  өлештә  үзгәреш  кертү  турындагы  мәсьәлә  каралды.  

Кредит   учреждениеләре кредитлау  программалары,  аларның  шартлары,  шулай  ук  аларны  карау  сроклары  турында  сөйләделәр.   

Киңәшмә  ахырында  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Фирдәүс  Нәбиуллин  бәяләр  күтәрелгәнче   минераль ашламалар  туплау  һәм    дизель  ягулыгын  алып  калу  зарурлыгын  искәртте.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International