“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУендә «Татагролизинг» АҖ белән берлектә Татарстан Республикасының агрономия хезмәтләре белгечләре өчен укулар узды.
Укырга килүчеләр алдында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, «БашИнком» НВП ҖЧҖенең җитештерү буенча директор урынбасары Рамил Гыйльманов, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУнең фәнни-тикшеренү эше буенча проректоры Владимир Фомин, шулай ук институтның профессорлар – мөгаллимнәр составы чыгыш ясадылар.
Семинар барышында макро һәм микроашламаларның, пестицидларның яңа төрләре күргәзмәсе оештырылган иде.
Уку барышында органик продукция җитештерү, макро һәм микроашламаларны дөрес куллану, яфрактан тукландыру, маржиналь культураларны игүнең инновацион технологияләре, кукуруз, рапс, көнбагыш орлыкчылыгы һәм үсемлекләрне яклау мәсьәләләре каралды.
Курслар тәмамлангач, семинарга йомгаклар ясалды.