Бүген Игнчеләр сараенда “Ак Барс” көрәш бергәлегендә татар-башкорт милли спорт “Көрәше” буенча Татарстан Республикасы чемпионаты башланды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстан Республикасы татаро-башкорт милли спорт көрәше федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов, шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышы ясады. «2018 елда күркәм һәм тамашалы турнирлар күп булды. Без уннарча еллар буена легендар көрәшчеләребез алып барган милли көрәшне Татарстан Республикасында да, аннан читтә дә популярлаштыруны дәвам итәбез. Барлык көрәшчеләргә дә рәхмәтемне белдерәсем килә – сезнең аркада бу бу көрәш яши, без даими рәвештә ярышлар үткәрәбез, үзебезнең көнкүрешебезне һәм телебезне саклыйбыз», - диде ул.
Ярышларга Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм авылларыннан 400дән артык көрәшче килде, алар 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 кг-га кадәр һәм аннан артыграк авырлыктагы көрәшчеләр белән үзара көч сынашачаклар.