Марат Әхмәтов Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары белән очрашты

2018 елның 23 ноябре, җомга

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары -- Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов  “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә  һөнәри белем  бирү ФДБМУендә районнарның  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре башлыклары  белән  очрашты.  

Чара  түгәрәк  өстәл  рәвешендә  узды.  Очрашуда  авыл  хуҗалыгы  хезмәткәрләрен  матди  кызыксындыру,    крестьян-фермер хуҗалыклары һәм  кече  хуҗалыклар   проблемалары,   40/60 программасы  буенча  техника сатып  алу,   торак  арендасы,  яшь белгечләргә  ярдәм  итү,  терлекчелек  тармагының  нәтиҗәлелеге,  АПКның  2019  елга  бурычлары  турындагы  мәсьәләләр турында  сөйләштеләр.       

Марат  Әхмәтов  үз чыгышында  районнарның  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре башлыкларына һәм  АПК структура  хезмәткәрләренә  терлекчелек  продукциясен  җитештерүнең   нәтиҗәлелегенә һәм  кадрлар  белән  тәэмин  итү  мәсьәләсенә  игътибар  итәргә  кушты.  

Очрашу  ахырында  министр  аграрийларның   2018  нче  авыл  хуҗалыгы елын  уңышлы  тәмамлап  чыгуларын теләде   һәм  бүгеннән  үк  алдагы,  күренеп тора,  катлаулы  игенчелек  елына  җитди  әзерләнә  башларга   кирәк  дип  әйтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International