Россиядә органик продукция турында закон кабул ителде

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Бу  елның  3 августында  РФ Президенты   В.В. Путин  «Органик   продукция  һәм РФнең  аерым  законнарына  үзгәрешләр  кертү  турында» 280-ФЗ номерлы  законга  кул  куйды.  Ул  органик  продукция  җитештерүгә,  аны  саклауга, ташуга,     маркировкалауга һәм стуга  бәйле  мөнәсәбәтләрне  җайга  сала.    Документ   2020  елдан  гамәлгә  гамәлгә  керә.  Шуңа  бәйле  рәвештә  Ставрополь  крае    Хөкүмәте  рәисенең  беренче  урынбасары    Николай Великдань  җитәкчелегендәге  Ставрополь  крае    делегациясе  белән   Авыл хуҗалыгы     министрлыгында  киңәшмә  узды.   Киңәшмәдә  органик  авыл  хуҗалыгы    җитештерүе өлкәсендәге  беренче  бурычларны  карадылар.  

Очрашу  түгәрәк  өстәл  рәвешендә  узды,  анда   Татарстан  Республикасында  һәм  Ставрополь  краенда  һәм  “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә  һөнәри белем  бирү ФДБМУ  базасында    органик  авыл  хуҗалыгы   җитештерүен  үстерү  буенча  тәҗрибә  алмаштылар.    

Киңәшмәдә  Ставрополь  крае    Хөкүмәте    рәисенең  беренче  урынбасары    Николай Великдань,    Ставрополь  крае    авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары      Александр Трегубов,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы вәкилләре,  «Россия  академиясенең  Казан  фәнни үзәге»,   Татарстан  Республикасы ФАенең Экология  һәи  табигать   байлыкларыннан  файдалау институты,   «Биопрепаратлар»  ҖЧҖ,   «Тест-Татарстан» РСМЦ” ЯАҖ,   «Андрюшкино» АПХ вәкилләре  катнашты.

Эш сәфәре  кысаларында  Ставрополь  крае  вәкилләре  Балтач  районының   “Тимирязев»  ис. ҖЧҖендә  булдылар,  Татарстанның  органик  азык-төлек  продукциясен  җитештерүгә технологик  әзерлегенә   бәя  бирделәр,  шулай  ук  проблемалы  мәсьәләләр  буенча  фикер алыштылар.      

Шуңа  бәйле  рәвештә,   киңәшмәдә   авыл  хуҗалыгы  җитештерүе өлкәсендәге  беренче  бурычларны  карадылар.  

Очрашу  узганнан  соң,  Татарстан  Республикасы  һәм  Ставрополь крае  арасында  органик  җитештерүне үстерүдә  һәм  бу  юнәлештә  тәҗрибә  алмашуда  хезмәттәшлек  итү буенча  Килешү  төзү  турында  карар  кабул  ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International