9 ноябрьдә "Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе" бинасында Татарстан Республикасы аграрийларының сәүдә эшчәнлеген цифрлаштыруга багышланган конференция узды. Конференцияне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «РИВЦ» АҖ һәм халыкара кулланучылар кооперативы «AGRARIUM» Цифрлы Артеле оештырды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Премьер-министр киңәшчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының Башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре катнашты.
Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгының барлык тармаклары буенча мәгълүмати платформа булдыру кирәклеге турында әйтте. Бу фермерлар белән арадашчыларсыз гына аралашу өчен турыдан-туры элемтә урнаштыру мөмкинлеген бирә һәм җитештерелгән продукциянең бәяләр сәясәтен яхшырта.
Конференция барышында фермерларның һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитеәтерүчеләрнең сәүдә эшчәнлеген оештыру өчен билгеләнгән электрон сәүдә системасы тәкъдим ителде. Системаның төп өстенлеге фермерлар-эшкуарларга үз продукциясен, арадашчыларсыз гына, турыдан-туры сату мөмкинлеген бирүдә. UTAMA.RU системасы КФХларга чыгымнарны киметергә һәм үз продуктларын кыска срокларда адекват бәяләрдән урнаштырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, системаның корылышы продукция җитештерүнең барлык этапларын - терлекләр симертүнең барышын, яшь терлекләр сәламәтлеген, ит эшкәртү процессын һәм аны сатып алучыга җиткерүгә кадәр даими рәвештә тикшереп торырга ярдәм итә.
Конференциягә чыгарылган мәсьәләләр аграр-бизнес бергәлегендә зур кызыксыну уятты. Чара халыкара кулланучылар кооперативы «AGRARIUM» Цифрлы Артеле платформаларында бизнесны үстерүнең мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышу белән тәмамланды.