Бүген Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре йөреп чыктылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аларга бәяләр белән таныштылар.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы бик теләп йөри. Казанда ярминкәләр 11 мәйданчыкта узды. Аерым алганда, Вахитов районында - Әтнә районы, Идел буе районында - Лаеш районы, Совет районында - Әлки муниципаль районы, Яңа Савин районында Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлары үз продукциясен сатты.
Киров районында чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин ур., 20) Буа муниципаль районыннан килгән авыл хуҗалыгы продукциясе сатылды, ә «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта (Краснококшайский ур., 152/2) Кама Тамагы муниципаль районы аграрийларының продукциясен халык теләп алды.
Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта (Шамил Усманов ур., 1) рсп агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы предприятиеләре: «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Казан тегермәне» ҖЧҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) һәм «РАЦИН» АҖ продукциясе сатылды.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырылган иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аудит һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге әйдәүче консультанты Алмаз Галимҗанов болай дип сөйләде: «Ярминкәгә «Залесный» агрофирмасы, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Яратель» кошчылык фабрикасы, «ВЗП Заволжье» ҖЧҖ, Шәрифҗанов КФХсы, Идиатуллина КФХсы һәм Җиһаншин КФХсы килгән. Сатудта бал, яшелчәләр, җиләк-җимеш, бәрәңге, чөгендер, кәбестә, сыер ите, дуңгыз ите, тавык, каз, күркә ите бар. Теләүчеләргә шулай ук тере тавык һәм урдәк тә сатып алып калырга мөмкин иде. 3 машинада 20 тонналап ашлык китергәннәр. Тулысынча сатылып бетте. Алып килгән ике тонналап шикәр комы да сатылып бетте. 600 – 800 кг ит сатылды. Идиатуллина КФХсы 300 – 400 кг сөт продукциясе сатты. «Майский» ТК” ҖЧҖ 500 – 600 кг продукция сатты».
Тулаем алганда, Татарстан Республикасы башкаласы Казанга 73,8 тонна шикәр, 50,4 тонна он, 26 л сөт. 5,8 тонна бал, 696,3 мең данә йомырка китерелгән. Ярминкәләргә 617 автомашинада 45,3 млн. сумлык продукция китерелгән.
Һәр мәйданчыкта барлык продукцияне шәһәр халкы бик теләп сатып алды.