Яңа Чишмә муниципаль районында «2018 елның иң яхшы комбайнчысы» конкурсында җиңүче автомобиль белән бүләкләнде

2018 елның 9 ноябре, җомга

Яңа  Чишмә  муниципаль районында  районында «2018  елның  иң  яхшы  комбайнчысы» дигән  республика  һәм район   конкурсында  җиңүчеләрне    бүләкләделәр.  Чара  Яңа  Чишмә  муниципаль районы советы  сессиясе  кысаларында  узды.     

Яңа  Чишмә  муниципаль районы  башлыгы   Вячеслав Козлов  игенчеләрне  урып-җыю кампаниясендә  ирешкән  уңышлары  белән    котлады,  аларга  рәхмәт  әйтте. «Бөртекле  һәм кузаклы  культураларның  төп  мәйданнары  билгеләннгән  срокларда  җыелды,  103  мең  тоннадан  артык  ашлык  җыеп алынды,  бер  гетардан  уртача  уңыш    24 центнер тәшкил  итә. Кырларда  һәм ындыр  табакларында  һәркөнне    500дән  артык  кеше  эшләде.      Нәкъ  менә  аларның  тырыш  хезмәт  нәтиҗәсендә  шактый  югары  күрсәткечләргә  ирешеп  булды», -  дип  сөйләде  Яңа  Чишмә  муниципаль районы  башлыгы    Вячеслав Козлов.

Бүгенге  көнгә  Яңа  Чишмә  муниципаль районында  туңга  сөрү һәм  орлык  кукурузын  суктыру  эше  дәвам  итә.   Терлекләр  өчен  кышкыга  азык  запасы  да  җитәрлек  әзерләнде.    Хайваннарның  барысы  да  кышкы абзарларга  күчерелде,  алар  азык  белән дә,   минераль  һәм   витаминлы  өстәмләр  белән  белән  тәэмин  ителгән.   Авыл  хуҗалыгы предприятиеләре  һәркөнне  70  тоннага  якын  сөт  савалар.  Бу  узган  елның  шушы  чорына  караганда   8 тоннага  күбрәк. 

Үз  чыгышында  район башлыгы  шулай  ук,   кыр  хезмәтчәннәренең  сәламәтлеген  кайгыртып,  аларны  тикшереп  торган медина  хезмәткәрләренә һәм  рухи  азык  биргән  мәдәният   хезмәткәрләренең  күчмә  отрядларына  да  рәхмәт  сүзләрен  җиткерде.  

Очрашу  ахырында  район  һәм республика  дәрәҗәсендәге  акчалата  премияләрне  бирделәр

30 һәм 50  мен сум  күләмендәге  республика   премияләрен  районның  8 комбайнчысы  алды,  болар:      Исхак Нәҗипов, Александр Анисимов, Александр Кочетов, Евгений Елесин, Владимир Гарев, Александр Соловьев, Михаил Барсуков  һәм  Владимир Нестеров.

Район  конкурсының  абсолют  җиңүчесе  булып    Исхак Нәҗипов  («Кулон» агрофирмасы”  ҖЧҖ) танылды.  АКРОС-580 комбайнында  ул   2291 тонна  ашлык  суктырган.  Җиңүчегә  төп  приз   – CHEVROLET  NIVA автомобиле  бирелде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International