«Russian Event Awards» вакыйга туризмы өлкәсендәге Илкүләм премиянең финалы 2018 елның 27 октябрендә Түбән Новгород шәһәрендә узды. Финалистлар арасында Татарстаннан 22 проект катнашты, шулардан дүртесе Гран-при алды.
«Russian Event Awards» Илкүләм премиясе тармак премиясе буларак гамәлгә куелган иде, ул вакыйга туризмы индустриясен үстерү өлкәсендә уңышлар яулаган проектларның ачык конкурсы йомгаклары буенча җиңүчеләргә бирелә. Премия вакыйга туризмы өлкәсендә аеруча кызыклы һәм уңышлы проектларны ачыклау, шулай ук хакимият органнарында, бизнес-структураларда һәм киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уяту максатында, РФ Мәдәният министрлыгының Туризм буенча федераль агентлыгы тарафыннан уздырыла.
Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе ике фестиваль - «Скорлупино» Бөтенроссия йомырка фестивален һәм «SunnyФест» креатив чаналар фестивален тәкъдим итте. Конкурс йомгаклар буенча «Скорлупино» «Авыл хуҗалыгын һәм агротуризмны популярлаштыру буенча иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә Гран-при алды һәм "Елның иң яхшы вакыйгалары ТОП-200" исемлегенә керде, «SunnyФест» креатив чаналар фестивале «Иң яхшы туристик яшьләр вакыйгасы» номинациясендә 2 нче урынны алды.
Белешмә:
«SunnyФест» креатив чаналар фестивале Мамадышта үткәрелә. Әлеге күңелле кышкы фестивальдә креатив чаналарда биек кар тауларыннан шуыйлар. Алдагы фестиваль 2019 елның 26 гыйнварында узачак.
«Скорлупино» йомырка фестивале республиканың кош ите һәм йомырка җитештерүчеләренең абруен күтәрүгә, шулай ук республика муниципаль берәмлекләренең авыл яшьләрен бергә туплауга юнәлдерелгән. Чираттагы фестиваль 2019 елның 26 июнендә узачак.