Биектау районының «Битаман» ҖЧҖ хуҗалыгында авыл хуҗалыгы техникасын кышка әзерләү, терлекләрне кышлату һәм орлыкларны кышкы саклауга салу мәсьәләләре буенча семинар узды

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

«Кыенлыклардан  курыкмыйча,  алга  барырга,   үз көчеңә  ышанырга  кирәк”,  –  дигән өндәмә  бирде  Биектау  муниципаль районы  башлыгы    Рөстәм Кәлимуллин Биектау  районының  «Битаман»  ҖЧҖ хуҗалыгында авыл  хуҗалыгы  техникасын  кышка, шулай  ук  чәчүгә  әзерләү,  терлекләрне кышлату һәм  орлыкларны  кышкы  саклауга  салу  мәсьәләләре   буенча  узган  семинарда.      Хуҗалыкны  карап чыкканнана  соң,  Рөстәм Кәлимуллин  техниканың  торышын,  аны  тоту  шартларын  уңай  бәяләде. 

 «Биредә  барысы  да  бар,  чәчкечләр дә, барлык  төр  аппаратлар  да  тиешенчә каралган,  болай  булгач,   «Битаман»  Яңа  елга  кадәр бар техниканы  да  язгы  чәчүгә  әзерләп  куярга  өлгерәчәк»,  - диде  Биектау  муниципаль районы  башлыгы.

Аннары  Биектау  районы  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы  Рәхимҗан  Кәримов,    семинар ул -  кышка әзерлекнең  торышын  бәяләү генә түгел,  ул – тәҗрибә алмашу да,  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  җитәкчеләре һәм белгечләре  бирегә  шуның  өчен  җыелды, дип  билгеләп үтте.    Хуҗалыклар  җитәкчеләренең,  белгечләренең   әлеге  җыелып  сөйләшүдән  үзләре  өчен  файдалы  нәрсәләр  алуына ышана    Рәхимҗан Кәримов.

Беренче   семинар   «Битаман»  хуҗалыгында  узды,  чөнки  ул  урнәк  предприятие булып  тора.  Биредә  авыл  хуҗалыгы  техникасы  ремонтланган һәм  чиста  бинада   саклауга  куелган,  терлекләрне тоту   шартлары  буенча  да  искәрмәләр  юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International