“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ «Мин терлекчеләр династиясеннән» конкурсына гаризалар алуны дәвам итә

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

“Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ «Мин терлекчеләр   династиясеннән» конкурсын уздыра.

Конкурста  катнашу  өчен «Терлекчелектә  минем  туганнарымның  эше»    темасына  сәнгать  эшләре  (рәсем,  кул эшләнмәләре) тапшырырга  кирәк. 

Конкурс “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” дәүләт казна учреждениесе  хезмәткәрләренең  балалары  һәм  һәм оныклары  өчен  үткәрелә. 

Эшләр түбәндәге  яшь  категорияләре  буенча  кабул  ителә:  мәктәпкәчә  яшьтәге  (2-7 яшь), кече  сыйныфлар  (1-4 сыйныфлар),  урта  мәктәп  (5 -7 сыйныфлар), өлкән сыйныф   (8-11 сыйныфлар).

Конкурс  эшләре  2018 елның   10   декабренә  кадәр  түбәндәге  адрес буенча  кабул  ителә:   Казан  шәһәре, ул.  Федосеев ур.,   36 йорт,  211 каб.

Иң яхшы  эшләр  призлар белән номинацияләнә. Конкурста  катнашучыларның  барысына  да  призлар  биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International