Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды

2018 елның 27 октябре, шимбә

Бүген  Татарстан  башкаласында    11 мәйданчыкта  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды.  площадках столицы Татарстана состоялись сельскохозяйственные ярмарки.  Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары  Николай Титов, министр урынбасарлары,   АПК бүлекчәләре җитәкчеләре  йөреп чыкты.

«Казан» агросәнәгать паркы»  ААҖендә (Аграрный ур., 2) Нурлат, Саба, Аксубай, Кукмара, муниципаль районнары фермерларының продукциясе сатылды.  Агросәнәгать паркының ярминкә мәйданына    авыл хуҗалыгы продукциясе белән  178 машина килгән,  10,3 млн сумлык продукция китерелгән.

 «Аксубай  муниципаль районы  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре  привезли 3,5 тонна бәрәңге, 20 тонна  ашлык, 2,5 тонна чөгендер  һәм ит  алып  килделәр. Авыл  җирлекләре  дә, шәхси  хуҗалыклар  да  килде. Барысының  да  кәефләре күтәренке, сәүдә әйбәт  бара» - диде  Аксубай  муниципаль районының Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы   Минниршат Алимов.  

 “Бүген 25 машинада  килдек. Ит, сөт, бәрәңге  алып  килдек. Бирегә  районның  барлык  авыл  хуҗалыгы   предприятиеләре  диярлек  үз  продукциясен  алып  килде.  Азык-төлек  товарларыннан  тыш, киез итекләрне  бик  теләп  алалар. Бүген  көн дә бик  матур,  сатып  алучылар  да  күп,  бу  бик  сөендерә» - дип  сөйләде  Кукмара  муниципаль районы  башкарма комитеты  җитәкчесенең  беренче   урынбасары   Чулпан Хәнәфина.

Саба  муниципаль районының  башкарма  комитеты  җитәкчесе  урынбасары  Илнур Котдусов та  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренең, авыл җирлекләренең, крестьян - фермер хуҗалыкларының,  шулай  ук  гаилә  фермаларының    ярминкәдә  актив  катнашулары  турында  сөйләде.  Адып  килгән  бар  продукциягә  дә ихтыяҗ  бар.       

 «Бүген  без   5-6 тонна  бәрәңге,   3 тоннага  якын  кәбестә,  кишер,  чөгендер,   ярымфабрикатлар,  ипи,  икмәк  әйберләре алып  килдек.   Товарлар  ассортименты  зур -  60 төргә якын.  Итне  бк  яхшы  алалар. Аны  80  мең сумлык  сатарга  уйлыйбыз», – диде  Саба  муниципаль районының  кулланучылар  кооперациясе  оешмалары  берлеге  вәкиле    Ильмира Идрисова.

Авыл  хуҗалыгы ярминкәләре  шулай  ук  Чаллыда  һәм  Зеленодольск  муниципаль  районының  Октябрьский поселыгында  узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International