Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ватан» агрофермасы” ҖЧҖ базасында хуҗалыкларның баш агрономнары өчен семинар-киңәшмә узды

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Арча муниципаль районының    «Ватан» агрофермасы” ҖЧҖ базасында  хуҗалыкларның  баш  агрономнары өчен семинар-киңәшмә   узды. Чарада  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы   Ренат Гатиятов,  «Ватан» АФ ҖЧҖ җитәкчесе  Мансур Әхмәтов,  Арча  районы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенең   җитештерү-маркетинг бүлеге (ҖМБ)  башлыгы    Раил  Шакирҗанов,   «Россельхозцентр» ФДБУнең  Арча  районы  буенча  җитәкчесе     Рүзәл Мортазин, «Татарский» агрохимия  хезмәте  үзәге (ЦАС) ФДБУ  вәкиле   Марат Шәйнуров,  «Россельхознадзор»ның  Татарстан  Республикасы идарәсе   вәкиле    Фәннур Төхфәтуллин  катнашты.

Катнашучылар  орлык  салу  мәсьәләләре буенча  фикер алыштылар,        «Ватан» АФ ҖЧҖ    кырларындагы  көзге  культураларның  торышы белән таныштылар.     

Авыл  хуҗалыгы   идарәсенең  ҖМБ  башлыгы    Раил  Шакирҗанов   югары  уңыш  булдыру  чаралары,  югары  уңышка  ирешүдә    сидераль  парларның  роле,  шулай  ук  үсемлекләрне яклау  чаралары  турында  сөйләде.

Аннары  ул,  хуҗалыклар   ихтыяҗын  исәпкә  алып,  чәчүлекләрне  уңышлы  куллануда  төп  системаларны  гамәлгә кертү буенча  төп  бурычлар  турында  әйтеп  узды.  Ул  шулай  ук  тиешле  культуралар  чәчелә торган җирләрне  төрле  системалар  белән эшкәртү  зарурлыгына  җентекләбрәк  тукталды.    «Россельхозцентр» җитәкчесе  Рүзәл Мортазин үз чыгышында барлык  репродукцион  составны  яңарту  өчен оригиналь орлыкларны  ел  саен    1000 гектар  бөртекле культуралар  җиренә  ким дигәндә  4  тонна  алырга  кирәклеген  билгеләп  үтте. 

Киңәшмә  азагында  район Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенең  җитештерү-маркетинг  бүлеге  башлыгы   Раил  Шакирҗанов  узып  баручы  елга  йомгаклар  ясады  һәм  2019 елга   бурычдар  билгеләде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International