Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында 2018 елгы урып-җыю кампаниясе алдынгыларын бүләкләделәр

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Биектау  районының  Игенчеләр бәйрәмендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов, Биектау  муниципаль районы  башлыгы    Рөстәм  Кәлимуллин, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Рәхимҗан Кәримов, инвесторлар  һәм  районның  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре җитәкчеләре  катнашты.

Быел   район  игенчеләре  мул  уңыш  җыеп ала  алдылар.   Бөртекле  һәм кузаклы  культуралардан    80 мең тоннадан  артык  уңыш  җыйдылар.   Биектау  муниципаль районы  башлыгы    Рөстәм  Кәлимуллин  кыр батырларына  фидакарь хезмәтләре  өчен   рәхмәт  белдерде. Урып-җыю  кампаниясе йомгаклары  буенча    иң яхшы  хуҗалыклар  булып   "Битаман"  ҖЧҖ,   "Бөреле"  ЯАҖ,  "Татарстан" АФ  танылды. 

Бәйрәм  итү  барышында  игенчелектә,    орлык, ашлык  җитештерүдә  югары  уңышларга  ирешүчеләрне  бүләкләү  тантанасы  булды. 

Бүләкләр  тапшыру  тантанасында  Айдар  Фәйзрахманов  җитәкчелегендәге  Дәүләт фольклор ансамбле чыгышы  ямь өстенә  ямь  өстәде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International