Татарстан фермерлары “Үземнеке” Бөтенроссия фермерлар исәбен алуда катнашалар

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Бөтенроссия  дәүләт  телевидение  һәм радиотапшырулар  компаниясе,  Россельхозбанк   ярдәмендә,   “Үземнеке” Бөтенроссия фермерлар исәбен  алу  буенча  мәгълүмат  биреп    барачак. 

Проектта  катнашырга  теләүче  фермерлар  Бөтенроссия  дәүләт  телевидение  һәм радиотапшырулар  компаниясенең  мәгълүмат  ресурслары  ярдәмендә   бөтенроссия  эфирында  үзләре  турында,  үзләренең  эшләре  турында  сөйли алалар. 

Исәпкә  алуда  катнашучылар  арасында  -  Лаеш районының Тетеево авылыннан   Трусенёв Михаил Вадимович бар.    Трусеневлар  хуҗалыгы    2012 елда  ике  кәҗәдән оеша  башлый,  аның  төп  сәбәбе  -  аллергик  балаларга   натураль продуктлар кирәклектән    башлана.   Шуннан  алар  терлекләр санын  арттырырга  ниятлиләр.  Бүгенгә  -   35 кәҗәләре  һәм    9 эре  мөгезле  терлекләре  бар,   ферма зурая  бара.    Трусеневлар,  кәҗә сөтеннән  сырлар,  йогуртлар  әзерләп, кешеләрнең   өйләренә  илтеп  тә  бирәләр.    Хуҗалык  пекарнялар  белән  дә хезмәттәшлек  итә,  алардан  да  заказлар  ала. «Трусенев М.В.» КФХ үз продукциясен  шәһәр  ярминкәләренә дә чыгаралар. Хуҗалык  яңа  сыр  әзерләү цехын  төзүне һәм тагын  эре  мөгезле  терлекләр  алуны  планлаштыралар.  “Үземнеке” фермерлар  исәбен    алуда  катнашу  өчен   махсус  төзелгән  этосвоё.рф  сайтында  анкета  тутырырга  кирәк.   Анкетада  җитештерүче  үзе  җитештерә торган    продукция  һәм  хуҗалыгы  урнашкан төбәге  турында мәгълүмат  бирергә тиеш.

Тулырак  мәгълүмат алу  өчен  түбәндәге  сылтама  буенча  керергә  кирәк:   http://этосвое.рф/farms/302400#rate

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International