Татарстан хуҗалыкларында шикәр чөгендерен җыю дәвам итә

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Оператив белешмәләргә  караганда,    16 октябрьгә  Татарстан  буенча  шикәр  чөгендере   56,6 мең га мәйданда   чыгарылган,  бу  планнан    88 процент  тәшкил  итә.  Бүгенгә барысы   1944,7 мең тонна  шикәр  чөгендере   җыелган,  бер гектардан  уртача  уңыш    344 центнер  тәшкил итә. 

Зәй  муниципаль   районында   “Зәй” агрофирмасы” ҖЧҖ механизаторлары  беренчеләрдән  булып  шикәр  чөгендерен  алып  бетерделәр.  Татлы  тамыр    2273 гектар мәйданда   җыелган,  уртача  уңыш  - 470 ц/га. Аны җыюда      өч Ропа-Тигр  комбайны  эшләде.   Хәзерге  вакытта  шикәр  чөгендерен  ташу  дәвам итә. 

Гомумән, Зәй   районында  шикәр  чөгендере  8800 гектар  мәйданда  чыгарылган,  бу  планнан  96 процент тәшкил  итә,  ул   387,2 мең  тонна  җыелган,  уртача  уңыш  -   440 ц/га.

Шикәр  чөгендерен  җыюны ТРсының   Аксубай, Апас, Бөгелмә, Түбән Кама муниципаль  районнары  механизаторы төгәлләгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International