2018 елның 11 октябрендә “Татарстанның Агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә белем бирү ФДБМУендә авыл хуҗалыгы хайваннарын үрчетүне оештыру буенча курслар узды.
Курсларда сөт терлекчелеген интенсив үстерүнең технологияләре, терлекчелек продуктларын җитештерүне арттыру һәм шул ук вакытта аларның үзкыйммәтен киметү мөкинлекләре, тукландыруны яхшырту нәтиҗәсендә технологик процессны камилләштерү мәсьәләләре, терлекләрне карап тоту шартлары, хезмәтне оештыру, сөт терлекчелегендә җитештерүчәнлекне арттыру, терлек организмының физиологик нигезләре, аларны төрле шартларга яраклаштыру мәсьәләләре каралды.
Уку барышында сыерларны буаз чорда дөрес карау, гинекологик диспансеризация, иртә диагностикалау, сөтле сыерларның репродуктив системасын дәвалау һәм патологияләрен профилактикалау, бозауларны үрчем өчен иртә яшьтән файдалану кебек темалар каралды.
Практик биремнәр җенси органнарның анатомиясен, сыерларны ясалма орлыкландыру техникасын дөрес үтәү өчен организм системаларының һәм физиологик процессларның үзара бәйләнешен өйрәнүгә, кирәк булганда, ветеринария табибы ярдәменә кадәр беренче ярдәм күрсәтә белүгә багышланган иде.
Уку барышында катнашучыларга селекция-нәсел эшенең теоретик нигезләре бирелде һәм тәҗрибә алмашу өчен түгәрәк өстәл рәвешендә дәресләр үткәрелде. Лекцияләрне һәм практик дәресләрне институтның профессор-мөгаллимнәре үткәрде. Курслар дәүләт имтиханы биреп һәм таныклыклар тапшырып тәмамланды.