Азнакай районында терлекләрне кышкы абзарларга күчерү мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Азнакай  муниципаль  районында  Таллы-Бүләк кооперативы базасында  семинар-киңәшмә  узды, анда  терлекләрне кышлатуга,  сыерларны  бозаулатуга, савымны  арттыруга, авыл  хуҗалыгы  продукциясен   җитештерү һәм сату  күләмнәрен  арттыруга  кагылышлы  мәсьәләләр   каралды.    Семинар-киңәшмәдә  район  башлыгы  Марсель Шәйдуллин,  районның  Авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы  Миргасим Усманов, идарә  белгечләре,  ветеринария  берләшмәсе  хезмәткәрләре, хуҗалыклар  җитәкчеләре  катнашты. 

“Таллы-Бүләктә”   үрнәк  итеп  куярлык  эш урыннары  булдырылган,  терлекчелек  биналары  төзелгән.   Биредә   700 баш  эре  мөгезле  терлек  исәпләнә,  шуннан   190  баш  – савыим  сыерлары.  Һәр сыердан  уртача  тәүлеклек  савым    15 кг тәшкил  итә.  Район   Марсель Шәйдуллин катнашуыларны  шушы  хуҗалыктан  үрнәк  алырга  өндәде.

Киңәшмә  барышында  идарәнең  терлекчелек  буенча   консультанты   Рәсим Бәдретдинов  агымдагы  елның  9 аена  җентекле  анализ  белән чыгыш  ясады. Чыгыштан  күренгәнчә,   сөт  җитештерү күләмнәре  узган  елга  караганда    10 процентка арткан.  Бу  өлкәдә  юагры  күрсәткечләргә ирешүче хуҗалыклар  арасында:    “Союз-Агро”,  “Вахитов ис.”, “Тукай”, “Азнакай” АФ, “Таллы-Бүләк”  һәм  “Закирова Л.А.”, “Габдрахманов Л.Г” КФХлары.

Районның  Авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы  Миргасим Усманов, хуҗалыкларга  көндәлек  рационны  төзегәндә игътибарлырак  булырга  кирәк, диде, ул  шулай  ук  кимчелекләрне кыска вакытларда  бетерергә  кирәклегенә  басым  ясады.

«Терлекләрнең  имин кышлавын тәэмин итүнең  һәм аларның  нәтиҗәлелеген арттыруның нигезен   ныклы  азык  базасын  әзерләү  генә  тәшкил итми.   Терлекләрне тукландыру рационы  төрле  булырга  тиеш.  Бу  аеруча  мөһим.     Терлекләрнең  урыны   коры булырга  тиеш.  Эшкә  шулай  комплекслы  килгәндә генә   без  югары  күрсәткечләргә ирешә  алабыз», – диде  ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International