Татарстан мелиораторлары ХХнче “Алтын көз – 2018” Россия аграр күргәзмәсендә өч алтын медаль алдылар.
Шулай итеп, «Мелиорацияне үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен» конкурсында Россиядә иң яхшы федераль учреждениеләрнең берсе итеп Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ танылды. Әлеге идарә ТРның сугарулы җирләрендә нәтиҗәле авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен кирәкле шартлар тудырган өчен алтын медальгә лаек булды.
Учреждение җитәкчесе Марс Хисмәтуллин күргәзмә кысаларында оештырылган «АПКның экспорт куәтен арттыруда мелиорациянең роле» темасына түгәрәк өстәл утырышында чыгыш ясаганда Татарстан Республикасында мелиорацияне үстерү буенча башкарыла торган төп чаралар турында сөйләде.
Утырышта рәислек итүче Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов Татарстан мелиораторлары эшенә югары бәя бирде. Ул, Татарстан мелиорацияне үстерү буенча башка төбәкләр өчен үрнәк булып тора, диде.
Алтын медаль белән шулай ук Казан сугару техникасы заводы бүләкләнде, ул бу югары бүләккә «Казанка» киң колачлы су сиптерү машинасын җитештерүне оештырган өчен” лаек булды.
Татарстанда чыгарыла торган су сиптерү машинасы сертифицияләнгән, бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, бу техниканы сатып алганда, чыгымнарның бер өлешен субсидияләү буенча федераль программаларга керергә ярдәм итә. «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин билгеләп үткәнчә, «Казанка» менә инде 3 сезон республика кырларында уңышлы эшләде һәм үзен ышанычлы машина буларак күрсәтте. Ул сыйфаты буенча алга киткән илләрнекеннән калышмый, ә бәясе буенча 30 -35 %ка арзанрак.
Тагын бер алтын медальгә «Сервис Агро» ҖЧҖ лаек булды. Ул бу бүләккә «Җитештерүдә сугарылган җирләрдән файдаланучы иң яхшы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе» номинациясендә ия булды. Хуҗалыкта 80%тан артык бәрәңге сугарулы җирдә үстерелә, 2018 елда аның уңышы бер гектардан 450 центнер булды, бу сугарылмаган җирдәгедән 4 мәртәбә артык. Мондый югары күрсәткечләргә бары тик мелиорация системалары төзү аркасында гына ирешергә мөмкин. «Сервис-Агро» ярдәмендә Арча районында «Кырлай» агрофирмасы” ҖЧҖ һәм «Игенче» агрофирмасы” ҖЧҖ уңышлы эшләп киләләр. Соңгы елларда аларда да 1500 гектардан артык мәйданда сугарулы җирләр төзелде.
Җитештерелә торган продукциянең күләмен һәм сыйфатын арттыру максатларында, шулай ук аны экспортка чыгару өчен хуҗалык сугарулы җирләрне арттырырга уйлый. Моның өчен «Татмелиорация» Траст компаниясе ААҖ белән берлектә 910 га мәйданда сугарулы җирләр булдыру проекты эшләнә.
Джамбулат Хатуов, АПК продукциясен экспортлауны 2024 елга 45 млрд долларга җиткерүгә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне сугаруны киңәйтү дә ярдәм итәчәк, диде. Хәзерге вакытта Министрлыкта «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында Россия мелиоратив комплексын үстерү чараларын гамәлгә буенча актив эш алып барыла, дип билгеләп үтте ул.