Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне `һөнәри бәйрәм – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Гадәттәгечә, октябрьнең икенче якшәмбесендә без авылда, кырларда, фермаларда, эшкәртү предприятиеләрендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз. Сезнең авыр һәм фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә Россия авыл хуҗалыгы һәрвакыт тотрыклы үсештә, сезнең тырыш хезмәтегез илебез азык-төлек иминлегенең нигезен тәшкил итә.
Бүген агросәнәгать комплексы – ил икътисадының динамикалы үсә торган секторларының берсе. Без планлы рәвештә яшелчә теплицаларын, терлекләр, кош-корт санын, шикәр чөгендере, бөртекле культуралар һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары күләмнәрен арттырабыз. Узган ел Россия бөртекле ашлык күләме буенча рекордлы күрсәткечләргә ирешкән иде, шуның белән ул дөньякүләм базарда бодай җитештерү буенча алдынгы илләр арасында үз позициясен ныгытты.
Һава шартларының нинди булуына да карамастан, быел да без лаеклы уңыш җыеп алуны планлаштырабыз, ул соңгы 10 елдагы уртача күрсәткечләрдән югарырак булачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыл хуҗалыгы тармагы торган саен күбрәк инвестицияләр җәлеп итә. Бүген үзебезнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре яңа җитештерү технологияләре эшләп чыгаралар, үз продукциясенең сыйфатын һәм конкуренциягә сәләтен арттыралар, шул исәптән чит ил базарларында, яңа эш урыннары булдыралар, авыл территорияләренең инфраструктурасын үстерәләр.
Агропредприятиеләр, фермер хуҗалыклары хезмәткәрләренең тырышлыгы, агрария фәне казанышлары аркасында авылда яшәү рәвеше яхшыра, анда заманча уңайлыклар барлыкка килә, ул эшләү һәм яшәү өчен перспективалы урынга әверелә.
Һөнәри осталыгыгыз, туган җиргә мәхәббәтегез һәм көндәлек фидакарь хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт!
Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык исәнлек, тормышыгызда шатлык-куанычлар, Россия иминлеген ныгытуда уңышлы хезмәт нәтиҗәләренә һәм югары күрсәткечләргә ирешүегезне телим!
Бәйрәм белән!
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Д.Н. Патрушев