11 - 13 октябрьдә «Ак Барс» көрәш сараенда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына XХIII нче татар-башкорт милли “Көрәш” ярышлары узды.
Шимбә көнне ярымфинал һәм финал көч алышлар булды. 50 көрәшче көч сынашты. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков катнагшты.
Ярышларга барысы 46 команда килде. Көрәшчеләр саны 286 иде. Катнашучылар 7 категориядә көч сынаштылар: 60 кг-га кадәр, 70 кг-га, 80 кг-га, 90 кг-га, 100 кг-га, 130 кг-га кадәр һәм 130 кг-дан авыррак.
60 кг-га кадәр авырлыкта 1 нче урынны Нургалиев Раббани (Актаныш районы) алды, 2 нче урынны - Гиниятуллин Фирзәр (Теләчей районы), 3 нче урынны - Камалиев Илмир (Зеленодольск районы), Хәмидуллин Зөлфәт (Зәй районы).
70 кг-га кадәр авырлыкта 1 нче урынны Кәримуллин Динар (Теләче районы) алды, 2 нче урынны - Сафин Артур (Мөслим районы), 3 нче урынны - Фәләхов Ислам (Алабуга районы) һәм Юнысов Булат (Мамадыш районы).
80 кг-га кадәр авырлыкта 1 нче урынны Кәлимуллин Ренас (Зәй районы) алды, 2 нче урынны – Зөлкарнаев Артур (Теләче районы), 3 нче урынны – Кәримов Марат (Лаеш районы) һәм Шәйхетдинов Ренат (Минзәлә районы).
90 кг-га кадәр авырлыкта 1 нче урынны Төхвәтуллин Илмир (Балык Бистәсе районы) алды, 2 нче урынны – Зәйнетдинов Айгиз (Теләче районы), 3 нче урынны – Сәмигуллин Айрат (Әлмәт районы) һәм Хәйруллин Айрат (Балтач районы).
100 кг-га кадәр авырлыкта 1 нче урынны Гайнетдинов Ришат (Минзәлә районы) алды, 2 нче урынны – Хәмитов Эльдар (Зәй районы), 3 нче урынны – Алтынбаев Айдар (Әлмәт районы) һәм Миначев Марат (КазДАУ)
130 кг авырлыкта 1 нче урынны Галлямов Муса (Теләче районы) алды, 2 нче урынны – Сәлахов Радик (Зәй районы), 3 нче урынны Нургалиев Раил (Биектау районы) һәм Рафиков Валерий (Актаныш районы).
130 кг-нан артыграк авырлыкта 1 нче урынны Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама ОрсисАгро) алды, 2 нче урынны Фәйзуллин Фәрхад (Питрәч районы), 3 нче урынны – Павлик Сергей (Зәй районы), Йосыпов Рөстәм (Әлмәт районы)
Команда ярышларында 1 нче урынны Теләче районы алды, 2 нче урынны - Зәй районы һәм 3 нче урынны - Актаныш районы.
Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, призлар, истәлекле кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.