Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

2018 елның 14 октябре, якшәмбе

Сезне `һөнәри  бәйрәм – Авыл  хуҗалыгы    һәм  эшкәртү  сәнәгате  хезмәткәрләре  көне  белән чын  күңелдән котлыйм!

Бу -  авыл  җирендә яшәүчеләрне һәм эшләүчеләрне  дә, терлекчелектә һәм игенчелектә, шулай  ук   азык-төлек  сәнәгате  предприятиеләрендә хезмәт  итүчеләрне  дә берләштерә торган күркәм  бәйрәм.

Авыл хуҗалыгы  елы  тәмамланмады  әле, шулай  да  без  бу  елга  кайбер  нәтиҗәләрне  ясый  алабыз. Татарстан – авыл хуҗалыгы продукциясе  җитештерү  күләмнәре  буенча   Россия Федерациясе төбәкләре  арасында  алдынгылар  рәтендә. Безнең  республика – илебезнең  «иң сөтле» субъекты:  без  елга 1,8 миллион  тонна сөт җитештерәбез. Без ит  җитештерү  буенча  беренче  бишлектә, елга   500 мең  тоннадан  артык  ит  җитештерелә, шикәр  чөгендере  буенча  беренче  унлыкта.  Һава  шартларының  четерекле  булуына  да  карамастан,  Татарстан игенчеләре  быел  яхшы  гына  уңыш җыеп  ала  алдылар. Республика  буенча  бөртекле  культураларның бер гектардан  уртача  уңышы   26 центнер тәшкил  итә – бу  Идел  буе  федераль округы төбәкләре  арасында  иң  яхшы  күрсәткеч, шулай  ук   кукуруз, бәрәңге  һәм  яшелчәләр  буенча  да  күрсәткечләр  яхшы.

Республика  горурлыгы  булган  сез  ирешкән  казанышлар  нигезендә, әлбәттә, хезмәт сөючәнлек, сайлаган һөнәрегезгә, эшегезгә тугрылыклы  булып калу  һәм туган җиргә  мәхәббәт  ята.

Әлеге  бәйрәм - көнне-төнгә ялгап  кыр-басуларда,  фермаларда эшләүчеләргә, үзенең  фидакарь хезмәте  белән  илебезнең  азык-төлек  иминлеген ныгыту, үзебезнең продукциянең  конкуренциягә  сәләтен   арттыру  буенча  мөһим бурычларны  хәл  итүдә катнашучыларга     рәхмәт белдерү  өчен аеруча  уңай  көн. Республикабыз   халкының  тормыш дәрәҗәсе, сәламәтлеге һәм  муллыгы  сезнең  хезмәт  нәтиҗәгезгә бәйле. 

Кадерле  кыр һәм ферма  хезмәтчәннәре, агросервис, әзерләү һәм  эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре! Сезгә фидакарь хезмәтегез, ирешкән  уңышлырыгыз, туган  җирне яратуыгыз  һәм  аңа тугрылыклы булып калуыгыз  өчен олы рәхмәтемне белдерәм!  Сезгә нык  сәламәтлек, тормышыгызда  иминлек,  Татарстан  һәм илебез  муллыгын арттыруда  яңа хезмәт  уңышлары һәм киләчәккә булган уй-ниятләрегезнең  тормышка  ашуын  телим!

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International