Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында ташламалы кредитлау мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы   авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен  ташламалы  кредитлау мәсьәләләре буенча \ видеоконференция элемтәсе  режимында киңәшмә уздырды. Чара  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена   Фастова  җитәкчелегендә  узды. Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Ришат Хәбипов, вәкаләтле  банклар   вәкилләре  катнашты.

Киңәшмә барышында  2018 елда   банклар  тарафыннан  каралган  субсидияләр лимитларын үзләштерү мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, кайбер  төбәкләр   2018-2019 елларда  бирелергә тиешле  кредитлар буенча  алар  тарафыннан алынып   бетмәгән керемнәрне каплауга кредит   оешмалары өчен  өстәмә судсидияләргә  ихтыяҗ булуын   расладылар.

Видеоселектор кысаларында быел  аграрийларга  ташламалы  кредит программасы буенча 54,9 млрд. сум күләмендә  дәүләт финанславы каралуы турында  билгеләп   үтелде.   Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 992 млрд. сумлык    13 меңнән артык  заявка расланган инде,   алар  буенча субсидияләрнең гомуми  суммасы     20,88 млрд. сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  агросәнәгать  комплексын кредитлау  өлкәсендә оператив  мониторинг алып бара.

5 сентябрьгә  сезонлы кыр эшләрен    башкаруга төзелгән ташламалы кредит шартнамәләренең гомуми күләме    14,5 млрд сумга  җитте,  бу узган  елга караганда  23%ка  күбрәк.

Аерым алганда,  «Россельхозбанк» АҖ   6,5 млрд. сум  (+10,1%) кредит бирде,  «Ак Барс» Банкы” АҖ  – 3,1  млрд. сум (+7 мәртәбә),  «ВТБ Банкы” (ПАО) - 1,9 млрд. сум  (57 %),  «Сбербанк» (ПАО)   - 1,3 млрд. сум  (52 %).

Моннан   тыш, якын арада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына  5,2 млрд. сумга яңа  реестр җибәрү планлаштырыла, ул,  шушы   араларда расланып,  үсемлекчелек, терлекчелек һәм сөт терлекчелеге юнәлешләре буенча кредитлар бирү өчен вәкаләтле  банкларга  җибәреләчәк.  

Белешмә:   2017 елда республиканың АПК   предприятиеләренә   һәм оешмаларына сезонлы эшләр башкару өчен барысы   13,5 млрд. сум кредит  бирелгән, шул исәптән  «Россельхозбанк» АҖ – 5,9 млрд. сум, «Сбербанк России»  гавами  акционер  җәмгыяте (ПАО– 3,6 млрд. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International