Татарстан районнарында бөртекле культуралар уңышын җыю төгәлләнеп килә

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Оператив белешмәләр буенча, бу елның 5 сентябренә  республикада  бөртекле   һәм кузаклы культуралар   1328,6 мең   гектар мәйданда суктырылган, бу  фараздан   90 процент тәшкил  итә. Бөртекле  культураларны  (кукурузны исәпкә  алмаганда)  җыеп   бетергән   районнар  арасында:     Нурлат, Зәй, Чүпрәле, Спас, Азнакай, Әтнә, Аксубай, Сарман, Тәтеш районнары.

Татарстанда   3463,8 мең   тонна ашлык  җыелган. Республика  буенча  уртача уңыш - 26,1 ц/га.

Урып-җыю эшләре башланганнан бирле 100 мең тоннадан  артык  ашлык суктырган  районнар:   Сарман (142,3 мең  тонна), Тәтеш (133,7 мең  тонна), Актаныш (133,3 мең  тонна), Арча (133 мең  тонна), Зәй (129,9 мең  тонна), Буа (126,4 мең  тонна), Минзәлә (122,9 мең  тонна), Чистай (118 мең  тонна), Алексеевск (116,5 мең  тонна), Азнакай (108 мең  тонна), Тукай (105 мең  тонна), Мөслим (103,5 мең  тонна), Нурлат (100,7 мең  тонна) районнары.

Уңыш җыю  белән  бер  үк  вакытта  шактый  югары темплар  белән   көзге  культуралар чәчелә. Республиканың күп  районнарында  бу  эшләр  төгәлләнгән  дә инде.  Бүгенге  көнгә Татарстан Республикасы буенча көзге  культуралар      512,8 мең  га мәйданда  чәчелгән, бу  фараздан  98 процент тәшкил  итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International