Тукай районында алдынгы механизаторларны бүләкләделәр

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Тукай районының Комсомолец   поселогыннан  ерак булмаган  территориядә   урнашкан  “Кама”   агрофирмасы    кырында шимбә көнне «Дүртенче  җидекөнлек” йомгаклары  буенча алдынгы  комбайнчыларны  һәм механизаторларны чираттагы  бүләкләү узды.  Аларны бүләкләү өчен  “Кама” агрофирмасы  һәм Сәйдәшев  ис. хуҗалык  кырларына  башкарма  комитет җитәкчесе һәм Чаллы шәһәре башлыгы    Наил Мәһдиев чыктылар.

Сәйдәшев  ис.  хуҗалыкта “Дон” комбайнында  255  тонна  ашлык суктырган  Рифат Сәгыйдуллинны, йөк машинасында  амбарларга  317 тонна ашлык   ташыган  Расыйх Бариевны,   221 гектар мәйданда  игенне тезмәләргә  салуда   иң алдынгы булып танылган  Илдар Сәгыйдуллинны бүләкләделәр.

«Кама» агрофирмасында  Илшат Газетдиновка премия бирделәр. Атна   дәвамында ул   «Нью-Холланд» комбайнында  1919 тонна ашлык   суктырган.  Бу  - районда  иң  зур  күрсәткеч.  Икенче  урында  – Анатолий Чернов, ул «Нью-Холланд» комбайнында  790 тонна ашлык   суктырган.   Рафит Габрахмановның  күрсәткече аннан аз гына кимрәк -  706 тонна.   ГАЗ машинасын  йөртүче Радик Җамалов кырларга  4 тонна  ягулык  ташыган.

«Тукай районы Чаллы шәһәренең   500 меңнән артык халкын азык-төлек  белән  тәэмин итә.  Шәһәр халкы өстәлендге  икмәк һәм май  – сезнең хезмәт нәтиҗәсе», – дип сөйләде  үз чыгышында Чаллы шәһәре башлыгы   Наил Мәһдиев.

«Әгәр барысы  дә  әйбәт булса, бу  елның  урып-җыю   кампаниясен  147 мең тонна ашлык җыеп  тәмамларга җыенабыз. Без республиканың алдынгы   районнарының   берсе  булып,   үзебезнең  хезмәт нәтитҗәләрен    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка  җиткерергә  тиеш.  Тукай районының электәге кебек алга таба  да  Чаллы  шәһәрен  авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүенә ышанабыз», – дип билгеләп  үтте  районның  башкарма  комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.

Шунда  ук  механизаторлар өчен  агитбригада артистлары тарафыннан   концерт программсы  оештырылган  иде. 

Оператив  мәгълүмат  буенча  бу  елның 5 сентябренә  бөртекле  культуралар  34,3 мең   га мәйданда  суктырылган. Тулаем  ашлык  җыемы  105 мең   тонна тәшкил  итә, шул  исәптән   31 мең  тонна көзге  бодай, 16 мең   тонна сабан бодае, 41 мең  тонна арпа,  4 мең  тонна  арыш, 1,9 мең   тонна  борчак, 1,3 мең   тонна  солы. Бер  гектардан  уртача  уңыш  -  30,6 центнер.   «Гигант»  авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм   «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында  бөртекле  культуралар җыелып  бетте.

Узган  атнада   «Камы» хуҗалыгы игенчеләре  шикәр чөгендерен  җыя  башладылар.  Бүгенгә  602 гектардан  24,9 мең  тонна  татлы  тамыр  чыгарылган. Уртача  уңыш  - 14 ц/га.  «Әшрәфуллин» КФХында  бәрәңге  җыя  башладылар,  «Р-Агро» хуҗалыгында  кәбестә  җыюга  керештеләр. 

Бүгенгә  районда  көзге  культуралар   10 мең   гектар мәйданда  чәчелгән, бу  планнан   96 процент тәшкил итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International