Министрлык белгечләре ТР хуҗалыкларына терлекчелек мәсьәләләрендә практик ярдәм күрсәтәләр

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Бу  елның  5 сентябрендә Министрлык белгечләре  һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать  комплексы хезмәткәрләре сөт җитештерү, терлекләрне ашату һәм ишәйтү мәсьәләләре буенча  республика хуҗалыкларына  практик ярдәм   күрсәтү өчен Татарстан Республикасы районнарына  чыгалар.

Түбәндәге  районнарга  чыгу  планлаштырылган:  Әгерҗе, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Питрәч, Спас, Тәтеш, Чирмешән, Чистай муниципаль районнарына.

Сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча эш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның  «Татарстан Республикасы  муниципаль районраннарының  авыл хуҗалыгы оешмаларына терлекчелек продукциясен җитештерү мәсьәләләре буенча  практик ярдәм күрсәтү турындаа» боерыгы нигезендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International