Алексеевск районында авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен гамәлгә керттеләр. Районның агросәнәгать комплексы ветераннары Рөстәм Сәлахов һәм Михаил Микушев бүген дә эштә. Авыл хуҗалыгының тәҗрибәле хезмәткәрләренә урып-җыю эшләренең сыйфатын тикшереп торуны һәм комбайнчыларның эшен оештыруны йөкләделәр.
«Гомер эчендә туплаган тәҗрибәдән дә кыйммәтлерәк нәрсә юктыр. Хезмәт ветераннары бирә торган киңәшләрне бүгенге комбайнчылар рәхәтләнеп кулланалар: механизаторлар сугару агрегатларының тизлеген, клапаннарның тыгыз ябылуын көйлиләр. Хөрмәтле ветераннарыбыз урак эшләрендә бик теләп катнашалар, ә без аларга киңәшләре өчен рәхмәтлебез», - дипбилгеләп үтте районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Газинур Мусин.
Лениногорск муниципаль районында агросәнәгать комплексы ветераннары комбайнчыларны бүләкләүдә катнаштылар. Өченче һәм дүртенче “җидекөнлек” йомгаклары буенча “Иң яхшы комбайнчыга” күчмә һәм район башлыгының акчалата премияләрен комбайнчыларга Лениногорск районы АПК хезмәткәрләренең һөнәр берлеге рәисе А.Мәүлетов, Лениногорск районы АПК ветераннары Н.Галимов, Р.Ибраһимов, Х.Галимов тапшырдылар.
Түбән җитештерүчәнлекле комбайннарда эшләүче комбайнчылар арасында күчмә вымпел «Йолдыз» ҖЧҖеннән Владимир Серебрянниковка тапшырылды. Урта җитештерүчәнлекле комбайннарда эшләүче комбайнчылар арасында “җидекөнлек”тә алдынгы булып «Сатурн-Урал» ҖЧҖеннән Ринат Гобәйдуллин танылды. Югары җитештерүчәнлекле комбайннарда эшләүче комбайнчылар арасында бу “җидекөнлек”тә иң югары күрсәткечләр “Спартак” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Әлмир Вәлирахмановныкы булды.
Бүләкләр тапшырылганнан соң АПК ветераннарының иҗтимагый комиссиясе “Спартак” агрофирмасы” ҖЧҖенә яңа ашлыкны саклауга салуның сыйфатын тикшерергә юнәлделәр. Ветераннар шулай ук комбайнчылар һәм механизаторлар белән туфрак әзерләү, техника төзеклеге, эш урыннарында индивидуаль яклау чараралрының, янгын сүндергечләрнең, аптечкаларның булу-булмавы турында сөйләштеләр. Район авыл хуҗалыгында гомер буе эшләгән ветераннар урак эшләреннән читтә калмыйча, район авыл хуҗалыгы җитештерүенә үзләреннән өлеш кертәләр.