Игенчеләр сараенда «РФендә бәрәңге селекциясен һәм орлыкчылыгын үстерү» ярдәмче программасында катнашу мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

4 сентябрьдә Игенчеләр сараенда 2017-2025   елларга  Россия Федерациясе авыл  хуҗалыгын үстерү  Федераль фәнни-техник программасының «Россия Федерациясендә бәрәңге  селекциясен һәм   орлыкчылыгын үстерү» ярдәмче программасында катнашу мәсьәләләре буенча киңәшмә  узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Илдус Габдрахманов, игенчелек  тармакларын үстерү бүлеге башлыгы  Ирек Садыйков, фән, мәгариф һәм  инновацион технологияләр бүлеге башлыгы  Наил Хәмидуллин;  ТатАХФТИ (ТатНИИСХ) ОСХБ – РФАнең КазФҮ ФИҮ  аерымланган  структур бүлекчәсе мөдире Зенон Сташевски, «КДАУ” югары     белем бирү ФДБМУнең     агрономия факультеты  деканы   Игорь Сержанов, «Алчак» ҖЧҖ генераль директоры  Фәрид Измайлов, «Сервис-Агро» ҖЧҖ   генераль директоры Габделхәй Кәримов, «Бөреле» ЯАҖ генераль директоры Илнар Мөхлисов, ТатАХФТИ (ТатНИИСХ) ОСХБ – РФАнең КазФҮ ФИҮ  аерымланган  структур бүлекчәсе баш агрономы  Газинур Сафин, Арча районының  «Кырлай» ҖЧҖ агрономы  Алмаз Сабиров, Арча районының «Игенче» ҖЧҖ  агрономы  Рәсим Габдрахманов   катнаштылар.

Республика игенчеләре   «ТРында бәрәңге  селекциясе һәм   орлыкчылыгы» комплекслы фәнни-техник проект белән программада катнашуны планлаштыралар.  Проекта катнашалар:   «Алчак» ҖЧҖ, ТатАХФТИ (ТатНИИСХ) ОСХБ – РФАнең КазФҮ ФИҮ  аерымланган  структур бүлекчәсе, ТатАХФТИ (ТатНИИСХ) ОСХБ – РФАнең КазФҮ ФИҮ  аерымланган  структур бүлекчәсе, Арча районының «Игенче» ҖЧҖ.

Киңңәшмә барышында ярдәмче  программада  катнашу өчен заявка  бирү  мәсьәләләре, катнашучвлар  саны, сынау  өчен сортлар  сайлау, проект    кысаларында үзебезнең  сорттан      бәрәңге  орлыгы җитештерү   күләмнәре, шулай  ук  финанслау  мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.  Проектта һәр   катнашучыга конкрет максатлар һәм бурычлар куелды.  

2017-2025   елларга  Россия Федерациясе авыл  хуҗалыгын үстерү  Федераль фәнни-техник программасының (ФФТП)  «Россия Федерациясендә бәрәңге  селекциясен һәм   орлыкчылыгын үстерү» ярдәмче программасында катнашу  өчен  комплекслы фәнни-техник  проектлар  (КФТП) сайлап  алу   процедурасы башлану турында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы  тарафыннан  2018  елның  14 августында игълан  ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International