Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында шикәр чөгендерен җыюда катнашучы механизаторларны бүләкләделәр. Акчлата премияләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, районны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Илнур Салихов катнашты.
Бу бүләкләргә “Җәлил” АФ ҖЧҖеннән комбайнчы Илнур Вәлиев, «Нөркәй” АФ ҖЧҖеннән комбайнчылар Руслан Миңнемөхәммәтов һәм Әлмир Саттаров ия булдылар.
Чөгендер төяүдә алдынгылар булып “Җәлил” АФ ҖЧҖеннән Дамир Моратов, «Нөркәй” АФ ҖЧҖеннән Илфат Йосыпов һәм “Сарман” АФ ҖЧҖеннән Ринат Илдарханов танылдылар.
Шикәр чөгендерен игүче агрономнар да шундый бүләкләргә ия булдылар. Акчалата премияләр «Нөркәй” АФ ҖЧҖеннән Рөстәм Исмәгыйлевка, “Сарман” АФ ҖЧҖеннән Рамил Шакирҗановка, “Җәлил” АФ ҖЧҖеннән Гөлнара Гарифуллинага бирелде.
Районда шикәр чөгендере 9269 гектар мәйданныбили. Оператив белешмәләр буенча 4 сентябрьгә Сарман районында шикәр чөгендере 1030 га мәйданда чыгарылган, бу планнан 11% тәшкил итә. Бүгенгә барысы 42,2 мең тонна татлы тамыр җыелган, бер гектардан уртача 410 центнер уңыш чыга.