Марат Әхмәтов Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Белем көненә багышланган тантанада катнашты

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов   Н.Э. Бауман  ис. Казан дәүләт  ветеринария  медицинасы      академиясендә    Белем  көненә багышланган  тантанада  катнашты.

Марат Әхмәтов   студентларны  һәм  мөгаллимнәрне яңа  уку елы  башлану белән   котлады.

«Кадерле  дуслар, студентлар, Татарстан  аграрийлары   арасына   рәхим  итегез.    Мин  үзем дә    шул    академияне  тәмамлаган   идем,  һәм   шунда  укып чыгуыма  бик   шатмын.  Без  биредә  төпле   белем  алдык   һәм   аны  җитештерү  эшчәнлегендә  генә  түгел,  ә  тормышта та куллана  алдык», - дип   билгеләп үтте министр.

«Сез яңа  уку елына яңартылган матди-техник база  белән керәсез, югары  уку йортының  тышкы  ягы гына  түгел, ә эчке ягы да  нык үзгәрде.  Әлбәттә, без матди-техник базаны яңартуны дәвам  итәчәкбез.  Хәзер сезнең  өчен  җитештерү  практикасын  уза  торган  хуҗалык булдыру  буенча  эш алып  барабыз», - диде  Марат Әхмәтов.

Үзенең   котлау чыгышында ул шулай ук беренче курска килүчеләрне  республика  агросәнәгать  комплексының   торышы белән  таныштырды. 

«РФ  субъектлары арасында безнең   республика  авыл хуҗалыгы продукция җитештерүне тулаем  күләме  буенча  3  нче  урында  тора. Сөт  терлекчелеге буенча Татарстан Россия төбәкләре  арасында  1  нче   урында.  Авыл  хуҗалыгын  үстерү, авыл   тормыш  рәвешен  саклап  калу буенча    күп   программалар  гамәлгә   ашырыла. Россия Федерациясендә  авыл  хуҗалыгына  шундый  саллы   ярдәм  күрсәтә торган башка бер   субъект та юк әле», - диде Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International