Әтнә районыннан Лилия Гәрәева Зоотехник-селекционерлар арасында бөтероссия конкурсында «Төпле теоретик белемнәр» номинациясендә 1 нче урынны алды

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

2018  елны 29 августыннан 1 сентябренә кадәр Киров өлкәсендә  һөнәри  осталыкка   ике  бөтенроссия конкурсы   узды.   Эре мөгезле терлекләрне   ясалма  орлыкландыру  буенча операторлар  15   нче    мәртәбә ярыштылар инде. Ә зоотехник-селекционерлар арасында ярыш  беренче мәртәбә үткәрелде.

Конкурсларда  Россия Федерациясене  61  төбәгеннән эре мөгезле терлекләрне   ясалма  орлыкландыру  буенча 86  оператор   һәм  57 зоотехник-селекционер катнашты. Аларны һөнәри  осталык  дәрәҗәсен,  практик күнекмәләрен һәм  теоретик белемнәрен  110 һөкемдар бәяләде.

Конкурсларны ачуда Киров  өлкәсе   губернаторы  Игорь Васильев һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының  Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры  Харон Амерханов  катнаштылар. Ике  конкурс та ике      этапта узды   – теоретик   һәм   практик  этаплар.  

Татарстан Республикасыннан катнашучылар бөтенроссия конкурсларында        призлы  урыннарны алдылар.  Әтнә районының  “Таң”  ҖЧҖеннән   Лилия Гәрәева Зоотехник-селекционерлар   арасында  бөтероссия конкурсында  «Төпле теоретик  белемнәр»  номинациясендә 1   нче урынны алды. Эре мөгезле терлекләрне  ясалма орлыкландыру   буенча   операторлар арасындагы    конкурста Нурлат   районының  “Сөләйманов  А.И.”  КФХыннан  технолог Гомәр  Йосыпов «Ясалма орлыкландыруның мано-цервикаль  ысулы»  номинациясендә  өченче   урынны   алды   һәм   бүләккә   ноутбук алды. 

Шул ук   конкурста   «Ясалма орлыкландыруның ректо-цервикаль  ысулы»  номинациясендә Мамадыш районының  “Азык-төлек  программасы    АПК”   ҖЧҖ   технологы Азат Хәсәнов  4 урынны  алды.   «Терлекләр арасында     селекция-нәсел  эше  алып  бару» номинациясендә Сарман  районының  “Җәлил” АФ”  ҖЧҖеннән  Раил Солтанов  4 урынны  алды.   «Күрсәткечләрнең автоматлаштырылган     базаларын    практикада  куллану» номинациясендә Әтнә    районының “Тукай”  ҖЧҖеннән   Фәридә     Һадиева 5  урынны    алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International