Татарстанның Зәй районы игенчеләре бөртекле культураларны җыеп бетерүләре турында хәбәр иттеләр

2018 елның 31 августы, җомга

Зәй муниципаль районы игенчеләре бүген 35 мең га мәйданда   бөртекле культураларны җыюны уңышлы төгәлләделәр.  Бу хакта район башлыгы  Рәзиф Кәримовның Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка җибәргә  телеграммасында хәбәр ителде.

Анда болай дип әйтелә: «Хөрмәтле Марат Готыф улы! Агротехник чараларны вакытында һәм   сыйфатлы  башкару, игенчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә һәр гектардан 37 центнер ашлык җыеп алынды. Тулаем ашлык җыемы   130 мең  тонна тәшкил итә.

Бүгенгә икмәк кабул итү предприятиеләренә 95 мең тонна ашлык озатылды, шул исәптән  50 мең тоннадан артык ашамлык бодае. Ашлык тапшыру  дәвам итә.  2019 елгы уңышка да ныклы нигез салынды. Көзге бодай уңышының югары булуын исәпкә алып, быел  18 мең гектарга якын көзге  культуралар чәчелде, бу  узган елга караганда 5 мең гектарга күбрәк. Туңга сөрү дә план буенча бара, 55 мең гектар җирнең  августта 28 мең гектары сөрелде.

Игенчеләр шикәр чөгендере җыя башладылар. Беренче кырлардан уңыш бер гектардан  520 центнер тәшкил итә. «Зәй шикәре» ААҖ эшкәртүнең план-җитештерү  режимына күчә, шикәр комының беренче тонналары җитештерелде инде.

Игенчеләр  Сез алып бара торган зирәк сәясәт һәм һәрьяклап ярдәм итүгез нәтиҗәсендә    югары уңышларга ирештеләр. Районда нәтиҗәле эшләү һәм авылда уңайлы яшәү өчен өчен барлык шартлар тудырылган. Игенчеләр һәм район хезмәтчәннәре  киләсе елда да  үзебезне азык-төлек белән тәэмин итү һәм туган Татарстаныбызның икътисадын ныгыту өчен барлык көчләрен куячакларына  ышандыралар. 

Ихтирам белән, Зәй муниципаль районы башлыгы  Р.Г. Кәримов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International