Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы: Татарстанда 250 мең гектарлап мәйданда уңыш җыясы калды

2018 елның 31 августы, җомга

Татарстанда урып-җыю кампаниясенең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде. 

Барлык муниципаль районы районнар белән  видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Министр бөртекле культураларны җыюның тәмамлануга таба баруын хәбәр итте. Тагын  250 мең гектар чамасы мәйданда уңыш җыясы калган, шуннан: 60 мең га орлык кукурузы, ул өлгерүенә карап җыела, якынча   сентябрь азагына таба булачак. «Бүгенге  иртәгә  3,2 млн. тонна  ашлык суктырылган. Бер гектардан  уртача уңыш – 26,0 центнер», - диде Марат Әхмәтов.

Республикада иң беренче булып бөртекле культуралар җыюны, кукуруздан башка, Нурлат  районы төгәлләде, алар   100 мең тонна ашлык җыеп алдылар. Шулай ук Зәй, Алексеевск, Спас, Чүпрәле һәм  Апас  районнары да эшне төгәлләделәр. «Республиканың көнчыгыш ягында явып узган яңгырлар икмәкнең өлгерүен азрак тоткарладылар һәм  эш темпларын да киметтеләр. Шулай да, киләсе атнада без бөртеклеләрне җыеп бетерергә уйлыйбыз», - дип,  министр  районнар башлыкларына мөрәҗәгать итте.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда,   урып-җыю белән  бер  үк  вакытта көзге культураларны чәчү дә югары темпларда бара. Әгәр   узган елда  бу  чорда  290 мең га  мәйдан чәчелгән булса, быел бу күрсәткеч  450 мең га, ягъни  планның 86%ын тәшкил итә.  «Көздән чәчелә торган 40% бөртеклеләр мәйданын    Әлки, Арча, Зәй, Яңа Чишмә, Сарман, Спас һәм Тәтеш  районнары төгәлләде инде.  5 сентябрьдән соң чәчү – хәтәррәк булырга мөмкин, шуңа күрә бүгенге көннәрдә чәчүне төгәлләргә кирәк», - диде  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Шудлай ук  бүгенге көнгә  590 мең га мәйданда туфракны  төп эшкәртү башкарылган, бу барлык күләмнең өчтән бере. Узган атнада  190 мең га җир туңга сөрелгән, һәркөнне  25-28 мең га  җир эшкәртелә.  1,5 мең агрегат  эшли. Марат Әхмәтов   Сарман, Зәй, Биектау, Тәтеш, Аксубай, Балтач   һәм    Актаныш районнарында эшнең оешкан төстә баруын билгеләп үтте.

Текст: http://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1534002.pdf

Видео: http://agro.tatarstan.ru/rus/press/video.htm/video/4245327.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International