Түбән Кама районының «Нефтехимагропром» ҖЧҖ no till-технологияне гамәлгә кертүне планлаштыра

2018 елның 31 августы, җомга

Түбән Кама муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы Мөнир Миңнуллин туфракны нульдән эшкәртү сөрүлекләрен арттыру планнары турында сөйләде.

«Прикамский» РПК” тулысынча нуль технологиясе буенча җиденче  ел эшли инде, бу - 7600 гектар җир, - диде  Мөнир Миңнуллин. - Әмма бу җиңел эш түгел. Тагын икенче ягы бар – нык әзерләнгән кешеләр булырга тиеш.  «Нефтехимагропром» ике мең гектарга якын көзге культуралар чәчүне планлаштыра.  Нәтиҗәсе күренеп тора – ашлыкның үзкыйммәте  кими, чөнки   сукаларга,  культивация ясарга, тырмаларга кирәкми – бары тик  гербицидлар белән генә ныклап эшкәртергә кирәк».

Туфракны нульдән   эшкәртү системасы, шулай ук  танылган  No-Till системасы – игенчелекнең заманча  системасы ул. Бу системада туфрак эшкәртелми, аның   өслеге  махсус вакланган үсемлек калдыклары белән ябыла.  Туфракның өске каты йомшартылмаганга күрә, бу система туфракны су һәм җил эрозиясеннән, шулай ук дымны яхшырак саклый.

Туфракны болай эшкәрткәндә эш өчен чыгымнар да, ягулык та шактый аз тотыла.  Әмма туфракны нульдән   эшкәртү  –  игенчелектә катлаулы  заманча  система, аның өчен махсус  техника кирәк һәм ул  барлык технологияләрне үтәүне таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International