Эшләүче яшьләр иҗатының «Наше время – Безнең заман» VI еллык ачык республика телевизион фестивале старты игълан ителде

2018 елның 31 августы, җомга

Татарстанда Татарстан Республикасы Президенты ярдмендә 2013  елдан башлап Эшләүче яшьләр иҗатының «Наше время – Безнең заман»   еллык ачык республика телевизион фестивале уздырыла. Фестиваль – коммерциягә карамаган дәүләти социаль әһәмиятле  проект. Фестивальнең миссиясе — яңа кадрлар буынын булдыру, эшче инженерлык һөнәрләрен  популярлаштыру,  республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшь кешеләрнең   иҗат  мөмкинлекләрен ачу.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 4 июнендәге 1345-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә   Фестивальнең сайлап алу этаплары 2018 елның   октябреннән алып ноябренә кадәр уза һәм алар Түбән Кама, Чаллы, Зәй һәм   Казан шәһәрләрендә  уза. Суперфинал һәм  гала-концерт Казан шәһәрендә узачак.

Фестивальдә   командалар да, шулай ук барлык төр предприятиеләр һәм оешмалардан:  авыл хуҗалыгы    предприятиеләреннән, балалар бакчаларыннан,  сәнәгать  предприятиеләреннән, ТКХ   оешмаларыннан, хастаханәләрдән, муниципалитетлардан,  социаль  хезмәт өлкәсе оешмаларыннан    аерым вәкилләр  дә (18 яшьтән 35 яшькә кадәрге) катнаша ала.

Катнашу өчен Фестиваль Нигезләмәсе нигезендә 2018 елның 25 сентябренә кадәр  заявка бирергә кирәк.  Фестивальдә  катнашу өчен  оештыру взносы   алынмый.    Фестивальдә катнашучыларны аны уздыру урынына  катнашучыны  җибәрүче як китерә.

Яңартылган Нигезләмә һәм кирәкле барлык мәгълүмат Фестивальнең рәсми  һәм  Министрлыкның рәсми сайтларында урнаштырылган: http://bzzm.ru  һәм  http://mpt.tatarstan.ru/rus/televizionniy-festival-rabotayushchey-molodezhi.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International