Җитештерүчеләр көзге кыр эшләре тәмамланганчы минераль ашламаларга бәяләрне күтәрмиләр

2018 елның 31 августы, җомга

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев агрохимик тармакның эре предприятиеләре: «ФосАгро», «УРАЛХИМ», «ЕвроХим»,  «Акрон»  җитәкчелеге белән киңәшмә уздырды.  Ул көзге кыр эшләрен башкару өчен Россия игенчеләрен   минераль ашламалар белән тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган иде. Очрашу   статс-секретарь – Росия сәнәгать һәм сәүдә минмистры  Виктор Евтухов катнашында узды.

Киңәшмә барышында макроикътисад вәзгыяте аркасында минераль ашламаларга бәяләрнең арта башлавы турында әйтелде. Бу хәл үсемлекчелек белән шөгыльләнүче предприятиеләр эшенә аяк чала, аерым алганда, 2019 ел уңышы өчен ашламалар кертү күләмнәренә  тәэсир итә.

Игенчеләрнең хәлен җиңеләйтү максатларында, ашламалар җитештерүче компанияләр бу елның 15 ноябренә кадәр ашламаларга бәяләрне күтәрмәскә дигән йөкләмә алалар.

«Росиия  Авыл хуҗалыгы министрлыгы даими рәвештә минераль  ашламалар   базарындагы вәзгыять  мониторингын  алып бара. Аларны куллану дәрәҗәсе     авыл хуҗалыгы культураларының   уңышын  арттырып   кына  калмыйча,   аларның  сыйфатына  да йогынты  ясый.   Көзге   чәчү  чорында, бигрәк  тә  көзге   культуралар  чәчкәндә, киләсе ел уңышы яхшы  булсын өчен  илебезнең   үсемлекчелек   тармагына  ярдәм күрсәтү аеруча мөһим. Шуңа күрә  бүгенге очрашуда, игенчеләрнең ихтыяҗын һәм Россия АПКсының  глобаль бурычларын исәпкә алып, көзге кыр эшләре тәмамланганчы ашламаларга  бәяләрне күтәрмәскә дигән карар кабул ителде.  Шул  ук вакытта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы   кыска  сроклы ташламалы    кредитлар бирү өчен акчалар табу  юлын  эзли,  шул исәптән  минераль ашламалар сатып алу  өчен дә», – диде  Дмитрий Патрушев.

Киңәшмә йомгаклары буенча Министр, бу чаралар   авыл хуҗалыгы предприятиеләренең табышын арттыруга, шулай ук  авыл хуҗалыгы продукциясе уңышының артуына һәм сыйфаты яхшыруга ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International