Казан ипподромында Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итүгә багышланган спорт бәйрәме узды

2018 елның 30 августы, пәнҗешәмбе

2018  елның 30 августында  «Казан» Халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы һәм  Казан шәһәре көнен бәйрәм итүгә багышланган ат чабышлары узды.  Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан шәһәре башлыгы  Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар кактнашты.

Бәйрәмгә килүчеләр бик күп булды. Төрле кызыклы мәйданчыклар оештырылган иде. Килүчеләр атларда  йөрделәр, комплекс фойесында   кунакларны  оркестр  каршылады.  Шгулай ук алар   районнарның   кулланучылар җәмгыятьләре   алып ктлгән  төрле ризыкларны татып  карый  алдылар.

Бәйрәм көнне барысы   16 старт булды. Гомуми приз  фонды     7,3 млн. сумга якын иде. Ярышларның төп   призына  – Татарстан Республикасы Президенты призына  – өч    яшьтән   зуррак  булган чиста  канлы    менге атларда   12 җайдак  2400 метрлы  бәйгедә катнашты.     Җиңүчегә  3 млн. сум приз каралган иде.  Беренче булып бу  бәйгедә 2.41 нәтиҗәсе белән халыкара класслы   мастер-жокей  А.Иванской  Князь Юсупов айгырында  килде, ул  «Тимерхан» СКына  (Татарстан Республикасы) карый.

«Казан” Халыкара ат спорты комплексы призына җайдаклар буларак 8-13 яшьлек балалар бәйгесен тамашачылар зур кызыксыну белән карадылар. Алар   понида  400  метр дистанциядә  чаптылар.  Җиңүче булып 8  яшьлек  Наина Мужева  танылды. «Миңа  тренер, әти-әниләрем булышты. Мин озак күнекмәләр уздым. Көндәшләрне күзәттем.  Авыр булды, әмма мин тырыштым», –   диде яшь спортчы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына чабышларда  Завиток  айгырында И.Суворов беренче  булды. Атчылык   һәм   ат  спорты федерациясе  призына  чабышларда   Некст Чаптер айгырында  мастер-җайдак Г.Большаков җиңүче булды,  Казан башлыгы призына  чабышларда – мастер-жокей А.Альбердиев җирән  Хард Тэп   айгырында җиңүче  булды. «Татарстанның алтын таҗы» призына чабышларда    Дольче Габана Аш  айгырында  2 нче   категорияле  җайдак О.Манторова беренче урынны алды.

 5 мең  евро   призына  Wathba Stallions Cup һәм   30 мең евро  призына  Sheikh Zayed Bin Sultan Al Nahyan Cup чабышларын да тамашачылар зур кызыксыну белән карадылар. Чабышларда халыкара класслы  мастер-жокей  Мр.А.Каппушев төрле чабышкы атларда: беренче чабышта -  Василевс  айгырында, икенчесе  – соры    Арабская Королева  айгырында җиңүче булып танылды.

Бу көнне тагын башка призлар  да уйнатылды – Казан ипподромы  кубогы, Татарстан  нефтенең  75 еллыгы  уңаеннан приз, Халыклар дуслыгы призы,   «Татнефть» ПАО кубогы, Татарстан Республикасы кубогы, Кубок АО «Татспиртпром» АҖ кубогы, Майлеров (Гранита II) кубогы,   «Аргамак» кубогы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International