2018 елның 25 августында Мамадыш шәһәрендә Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында бал ярминкәсе узды. Бу көнне мамадышлылар һәм кунаклар өчен балның төрле сортлары һәм умартачылык продуктлары тәкъдим ителде.
Шәһәр халкын файдалы умартачылык продукциясе белән тәэмин итү өчен Мамадыш шәһәренә үзләреннән генә түгел, күрше районнардан да умартачылар үз продуктларын алып килделәр.
Балдан башка, тагын күп төрле файдалы умартачылык продуктлары бар иде бу ярминкәдә: чәчәк серкәсе, прополис, умарта сөте, умартачылык продуктлары нигезендә эшләнгән сабын, дәвалау сыйфатына ия косметика һ.б.лар.
Ярминкәгә килүчеләр балның төрле сортларыннан авыз иттеләр, умартачылар белән аралаштылар, умарта тотуның нечкә серләрен белделәр, ә иң мөһиме – кулай бәяләрдән чын бал сатып ала алдылар.