Татарстанда 3 миллион тоннадан артык ашлык суктырылды

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 29 августына Татарстанда    3035,1 мең  тонна  ашлык суктырылды, шул  исәптән  1031,8 мең тонна көзге бодай, 306,5 мең тонна көзге арыш,   979,6 мең тонна арпа,  61,9 мең тонна борчак,  462,9 мең тонна сабан бодае.

Тулаем ашлык җыемы республиканың кайбер районнарында  100 мең тоннадан артып китә. Болар: Зәй районы – 127,8 мең тонна, Сарман районы – 123,4 мең тонна, Тәтеш районы  – 113,9 мең тонна, Арча районы – 113,3 мең тонна, Буа районы  - 112,9 мең тонна, Азнакай районы - 102,4 мең   тонна, Актаныш  районы    - 102,2 мең  тонна  һәм  Нурлат районы  - 100,7 мең тонна.

Урып-җыю  кампаниясе башыннан Татарстан Республикасында бөртекле һәм кузаклы культуралар 1163 мең га мәйданда суктырылган, бу  фараздан  78 процент тәшкил итә.   Нурлат, Зәй, Чүпрәле, Апас муниципаль районнары  хезмәтчәннәре уракны бетерүгә таба баралар, аларда  барлык мәйданның  90 проценттан артыгы суктырылган.

Татарстан Республикасы буенча бер гектардан уртача уңыш  26,1 центнер тәшкил итә. Бөртеклеләр буенча алдынгы рәтләрдә:  Зәй  (уртача уңыш – 37 ц/га), Актаныш (33,8 ц/га), Сарман (33,3 ц/га), Нурлат (32,0 ц/га).  Тукай,  Балтач,  Тәтеш, Азнакай  районнарының уңышы да гектардан 30 центнердан ким түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International