Яңа Чишмә районының «Кулон» агрофирмасыннан Владимир Гарев - буыннан-буынга килгән игенче

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Яңа Чишмә районының  «Кулон» агрофирмасыннан   Владимир Гарев  - алдынгы комбайнчыларның берсе. Ул  быел районда беренче булып мең тонна   ашлык  суктырды

«Узган ел  Владимир Гарев, 4300 тонна ашлык суктырып,  районда комбайнчылар  конкурсында җиңүче булган иде, - дип сөйләде «Кулон» агрофирмасы” ҖЧҖ генераль директоры  Рафис Хамадеев. – Быел да ул иң яхшылар рәтендә  – буыннан-буынга килгән игенче».

Яңа Чишмә муниципаль районының Красный Октябрь авылында Гаревлар – комбайнерчылар  династиясе. Петр Гарев – аның әтисе, Владимир Гарев һәм  Максим Гарев,  Владимирның улы. Максимга 14  яшь,   9 нчы  сыйныфка күчкән һәм шулай ук игенчелек хезмәтен үзләштерә  – хәзер ул әтисендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.

Владимир Гаревның  хезмәт эшчәнлеге   3 класстан ук башлана, ул үз әтисендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. «Ул чакта балалар хезмәтеннән файдалануны тыймыйлар иде, - ул хезмәт белән тәрбияләү дип санала иде», - дип искә төшерде ул.

Менә инде 20 елдан артык ул һәр сезонга үз комбайнын җентекләп әзерли һәм уракның беренче көненнән  алып  соңгы  бөртекне җыйганчы тир түгеп эшли.    Владимир 13 ел  «Дон-1500» комбайнында эшли, берничә ел элек  «Акрос-580» комбайнына утыра. Уңыш кырларында  Владимир Гарев сменага 1000 центнерга кадәр ашлык суктыра.

«Иртәнге 6дан кичке 10-11гә кадәр эшлибез, - дип сөйли  Владимир Гарев. – Солярка бар, иң кирәкле запас частьләр  дә  җитәрлек, суктырылган  ашлыкны   вакытында  ташып  торалар,  ашарга  китерәләр,    хезмәт  хакы  түлиләр».

«Менә  шундый  кешеләр    безнең   хуҗалыкны тота,  - дип  сөйли Яңа Чишмә районы “Кулон”  агрофирмасының   әйдәүче  агрономы Юрий Нестеров. – Бер-берсенә  ярдәм итәләр, күңелләрен күтәрәләр һәм үз эшләрен беләләр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International