2018 елның 29 августыннан 1 сентябренә кадәр Киров өлкәсендә эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары арасында иң яхшы операторга XV Бөтенроссия конкурсы, шулай ук зоотехник-селекционерлар арасында иң яхшы белгечкә I Бөтенроссия конкурсы узачак.
Чараларның максаты – зоотехник-селекционерларның һәм эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының һөнәри осталыкларын һәм практик күнекмәләрен камилләштерү, шулай ук аларның хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру. Шундый чаралар терлекләр санын арттыруда алдынгы тәҗрибәне пропагандалыйлар, авыл хуҗалыгы терлекләрен ясаплма орлыкландыруның заманча алымнарын һәм технологияләрен үзләштерергә һәм гамәлгә кертергә ярәдм итәләр.
Татарстан Республикасыннан эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары арасындагы конкурста Мамадыш районының “АПК Азык-төлек программасы” ҖЧҖеннән Азат Хәсәнов, Нурлат районыннан «Сөләйманов А.И.» КФХыннан Йосыпов Гомәр катнашалар. Зоотехник-селекционерлар конкурсында Әтнә районының “Таң” ҖЧҖеннән зоотехник – селекционерлар Лилия Гәрәева, «Тукай” ҖЧҖеннәне Фәридә Һадиева, Сарман районыннан “Җәлил” АФ ҖЧҖеннән Раил Солтанов катнашалар.
Чара программасында шулай ук АПК идарәсенең төбәк органнары вәкилләре белән сөт терлекләрен ишәйтү, авыл хуҗалыгы терлекләре буенча селекция-нәсел эшен башлау мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыру да каралган.