Татарстанның кайбер хуҗалыкларында бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю төгәлләнде

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Оператив белешмәләргә караганда,  27 августка    Татарстанда 1 млн. гектардан артык мәйданда быелгы уңыш җыелган, бу фараздан   73 процент тәшкил итә. Татарстан Республикасы буенча тулаем ашлык җыемы  –  2,8 млн. тонна.  1 млн. тонна көзге бодай җыелган,  300 мең   тоннадан артык көзге арыш, 350 мең  тонна сабан бодае, 922 мең   тонна арпа, 96 мең   тонна борчак, 118 мең  тонна солы.

Авыл хезмәтчәннәренең оешкан төстә эшләүләре нәтиҗәсендә  республиканың 14  авыл хуҗалыгы предприятиесе бөртекле һәм кузаклы культураларны җыюны төгәлләделәр.  Алар  арасында:  Әгерҗе районыннан «Нурмөхәммәтов И.М.» КФХ,  Алексеевск районыннан «Девятовское» ҖЧҖ, Апас районыннан  «Нур» АХП” ҖЧҖ, Буа районыннан «Агро-Нур» ҖЧҖ,  «Ямбулат»  АХҖК, Югары Ослан районыннан «Лазарев»  КФХ, Чүпрәле районыннан   «Чынлы»  ҖЧҖ, «Эталон Агро» ҖЧҖ, «Бикчуров»  КФХ,  «Мәхмүтов»  КФХ,  «Әхмәтов» КФХ, Алабуга районыннан  «Яшь Көч» ҖЧҖ,  «Биокам» Менделеевск районыннан «Биокам» ҖЧҖ, Питрәч районыннан «Казанский» ПК ҖЧҖ.

Шуны әйтергә кирәк, Чүпрәле муниципаль районының  “Чынлы” ҖЧҖендә бөртекле культуралар  уңышы  бер   гектардан   43,7 центнерга  кадәр   җитә.  Хуҗалык белгечләре  сүзләренә  караганда, бу   күрсәткечләргә бары  тик технологияләрне  үтәгәндә,  эшләрне сыйфатлы һәм вакытында башкарып кына ирешеп була.  

Татарстан Республикасы буенча бер гектардан  уртача  уңыш   26,2 центнер  тәшкил итә.  Бөртеклеләр уңышы буенча  алдынгылар  рәтендә: Зәй (уртача  уңыш  – 37 ц/га), Актаныш (34 ц/га), Сарман (33,6 ц/га), Нурлат (32 ц/га) районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International