Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районы кырларында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты.
Искәртеп узабыз, башта ул бүген Тәтеш районында булды, аннары Буа муниципаль районына юл тотты.
Татарстан Республикасы Президенты Зур Фролово, Черки-Кильдураз, Бик-Үти, Кыр Тәүгелдесе, Яңа Чәчкаб, Югары Лащи, Мөкерле, Киыят авыллары кырлары өстеннән очып узды.
Кыят авылы янында Рөстәм Миңнеханов механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты механизаторлар һәм комбайнчылар белән аралашты, хезмәт шартлары, туклану мәсьәләләре белән кызыксынды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов иң яхшы комбайнчыларга республика һәм районнар дәрәҗәләрендә грантлар бирү системасы белән кыскача таныштырды.
Буа муниципаль районында урып-җыю эшләренең барышы белән район башлыгы Марат Җәббаров таныштырды.
Районда авыл хуҗалыгы җирләре 120,5 мең га тәшкил итә, шул исәптән сөрүлекләр – 98,7 мең га. Быелгы чәчүлек җирләре – 96,5 мең га (былтыргыга караганда 2,2 мең га кимрәк.); шуннан бөртеклеләр – 55,1 мең га, көзге культуралар – 17,1 мең га, сабан культуралары – 38,0 мең га, шул исәптән орлык кукурузы – 1,1 мең га; техник культуралар – 14,2 мең га; шул исәптән шикәр чөгендере – 9,1 мең га.
Урып-җыю эшләре 24 июльдә башланган. Бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданы – 55,1 мең га. 13 августка 28,4 мең га (51,5 %), мәйданда 70,7 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш - 24,9 ц/га.
Шулай итеп, Буа муниципаль районында бөртеклеләрне җыюның «экваторы» узган. Районда җиләрне көзге чәчүгә әзерләү эшләре дә бара. ( 20 мең гектар), көзге чәчүгә 70 процент дирлек мәйдан эшкәртелгән.
Техника тик тормый, барлык машиналар эштә, диде район башлыгы. Районда шудай ук терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә, кырларда салам җыялар.
Рөстәм Миңнехановка районда республика программаларынң гамәлгә ашырылуы турында да сөйләделәр. Аерым алганда, районда мәктәпләрне капиталь ремонтлау, мини-фермалар төзү һәм фермер хуҗалыкларын үстерү, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү программалары турында әйтеп уздылар.
Бүгенге сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук “Кыят” ААҖенең ындыр табагы үрнәгендә орлык салу эшләренең барышы белән дә танышты.
Ындыр табагының гомуми мәйданы - 5 гектар. Төп эшчәнлек юнәлеше - орлыкчылык хуҗалыгы (2006 елдан башлап). Өч ындыр табагында 21 ашлык склады бар, гомуми сыйдырышлылык - 11500 тонна, ашлык эшкәртү комплекслары бар. 2017 елда сату өчен 2 136 тонна элиталы орлык әзерләнгән булган.
2013 - 2018 елларда 5 яңа ашлык склады төзелгән, 10 ашлык склады төзекләндерелгән. 2018 елда ике ябык ындыр табагына капиталь ремонт ясала.