Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районында булды. Биредә ул кырларда урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Сәфәрдә Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов да бар ите.
Тәтешкә килгәч, Рөстәм Миңнеханов башта кырлар өстеннән очып узды. Һава маршруты болай иде: «Нур» АФ ҖЧҖ (Кече Әтрәс авылы), «Нур» АФ ҖЧҖ ( Алабирде авылы), «Новая Заря» АФ ҖЧҖ (Олы Торма авылы), «Ак Барс” ХК «Содружество» ҖЧҖ (Олы Бисәр, Чинчурино авыллары), «Колос» АФ ҖЧҖ (Жуково авылы), «Авангард» ҖЧҖ (Кильдюш авылы), «Казаков С.М.» КФХ (Урюм авылы).
Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты. Бу очрашуда уңыш җыю кампаниясенең барышы һәм алга таба планнар турында сүз алып барылды. Район башлыгы Рәмис Сәфиуллов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә бөртеклеләрнең 55 % җыелган - 25 мең гектар. Тулаем суктырылган ашлык күләме - 85 мең тонна. Кырларга һәркөнне 82 комбайн чыга. Һәр машинада ике йөртүче эшли.
Район башлыгы шулай ук районда 22 республика программасының гамәлгә ашырылуы турында да әйтеп узды. “Быел гына да алты торак пунктны төзекләндерелгән юллар белән тәэмин итү карала», - диде Рәмис Сәфиуллов.
Марат Әхмәтов Тәтеш районының быел быел корылыктан зарар күрүен билгеләп узды. Май ае башыннан биредә бары 37 мм явым-төшем булган. Әмма авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең осталыклары, тәҗрибәсе аркасында районда бер гектардан уртача уңдырышлылык 34 центнерга кадәр җитә. «Шул ук вакытта аерым хуҗалыклар буенча капма-каршылык та бар. Бер хуҗалыкта игенчеләр гектардан 46 центнер ашлык җыйсалар, икенче бер хуҗалыкта 20 центнер гына», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов уңыш җыю эшләре вакытында тәмамланыр дип ышануын белдерде. «Ел катлаулы. Шулай да уңышны вакытында җыярга кирәк. Тәтеш районы үсемлекчелек өлкәсендә уңай якка үзгәрде, бу уңыш җыю нәтиҗәләренә дә уңай тәэсир итә. Шундый ук активлык терлекчелекне үстерүдә дә кирәк. Мөмкинлекләрегез бар», - дип өстәде министр.
Игенчеләр Татарстан Республикасы Президентына «40/60» буенча авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуда ярдәм өлкәсендәге республика программасын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк дип мөрәҗәгать иттеләр. Рөстәм Миңнеханов 2019 елда да аның гамәлдә булачагы турында әйтте. «Быел без бу чараларның бер өлешен сөт җитештерүчеләргә юнәлтергә мәҗбүр булдык, чөнки сатып алу бәяләре бик кимеде. Ә киләсе елга «40/60» программасы дәвам итәчәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Рәмис Сафиуллов узган атна нәтиҗәләре буенча иң яхшы комбайнчыларны бүләкләделәр.