Арча районында хезмәтне саклау буенча координация советының күчмә утырышы узды

2018 елның 14 августы, сишәмбе

2018 елның  13 августында  Арча муниципаль районының  «Курса МТС» ҖЧҖ базасында  хезмәтне саклау буенча координация   советының  күчмә утырышы  узды. Утырыш  барышында  2018 елгы  урып-җыю  эшләре  барышында  хезмәтне саклау  нормаларының  һәм  җитешиерү  иминлекләре  таләпләренең  үтәлеше  турындагы  мәсьәләләр  каралды.

Чарада РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан  республика оешмасы рәисе  Фәридә Гарифуллина,  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  хезмәтне саклау  секторы  мөдире    Айдар Сәлахов, Арча муниципаль районының башкарма комитеты   җитәкчесе урынбасары  Рамил Гарифҗанов, районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы   Ренат Гатиятов,  авыл хуҗалыгы оешмаларының  хезмәтне саклау  буенча  белгечләре  катнашты. 

Утырышта  катнашучылар  кырларда  урып-җыю  эшләре   чорында    езмәтне саклау  нормаларының  һәм  җитешиерү  иминлекләре  таләпләренең  үтәлеше  турындагы  мәсьәләләрне  карадылар.  Планнан тыш инструктажлар үткәрү,  кыр шартларында механизаторларның   ялын һәм  аларны  тукландыруны  оештыру,  ашлык  җыю  комбаннарының  төзеклеген тикшерү, янгынга  каршы  техниканың  тәүлек   буе  кизүдә торуын   оештыру  мәсьәләләренә  аерым  игътибар  бирелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International