Татарстан районнарында алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшырдылар

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Татарстан районнарында  алдынгы  комбайнчыларга   бүләкләр  тапшыралар. Буа муниципаль районында  урып-җыю кампаниясендә катнашучыларга  чираттагы  премияләр тапшырдылар.   Акчалата  премияләрне "Авангард" хуҗалыгыннан     Рәфикъ Шакирҗанов,    Ринат Нигъмәтуллин һәм Илдус Насыйбуллин алдылар, "Авангард" агрофирмасыннан Зөлфәт Измайлов һәм Николай Николаев алдылар.

3000, 2000, 1000 сум премияләр  Тукай  районының “Кама” агрофирмасы,  Сәйдәшев ис.,  «Ярыш», «Гигант» авыл хуҗалыгы  предприятиеләре комбайнчыларына бирелде. Комбайнчылар арасында   Гелүс Галиев иң яхшы  комбайнчы  дип танылды, ул  Нью-Холланд   комбайнында   1042 тонна  ашлык  суктырган. Икенче  урында -  Нью-Холланд   комбайнчысы  Галимҗан Абдуллин, ул  966 тонна  ашлык  суктырган. Ә Фәнил Минһаҗев шундый  ук  комбайнда  855 тонна  икмәк  суктырган.  Бүләкләү вакытында  районның  башкарма комитеты  җитәкчесе   Фаил Камаев агрофирмахезмәткәрләренә намуслы  һәм  тырыш  хезмәтләре  өчен  рәхмәт белдерде һәм аларга  алга   таба  уңышлар  теләде.  

Шулай  ук  Яңа  Чишмә  муниципаль районында  да  алдынгы  комбайчыларны  бүләкләделәр.  Премияләр «Козлова М.И.” КФХыннан Михаил Барсуковка,   «Анисимов О.А.» КФХыннан Александр Анисимовка,   «Кулон» агрофирмасыннан  Владимир Гаревка,   «Вәлиев Ф.Р.» КФХыннан Михаил Козыревка бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International